Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадастр сферасындагы яңалык

Кадастр сферасында әһәмиятле вакыйга булды - Татарстанда кадастр эшләре һәм хезмәтләре базарында заказчының, башкаручының һәм дәүләтнең цивилизацияле мөнәсәбәтләрен урнаштыручы оешма барлыкка килде. Сүз "ТР Кадастр инженерлары берлеге" Коммерцияле булмаган Партнерлык үзкөйләнүче оешма турында бара. Берләшмә ТР буенча Росреестр идарәсе (алга таба Идарә), ТР буенча "ФКП Росреестр" ФГБУ җитәкчелегенең актив яклавы...

Кадастр сферасында әһәмиятле вакыйга булды - Татарстанда кадастр эшләре һәм хезмәтләре базарында заказчының, башкаручының һәм дәүләтнең цивилизацияле мөнәсәбәтләрен урнаштыручы оешма барлыкка килде.

Сүз "ТР Кадастр инженерлары берлеге" Коммерцияле булмаган Партнерлык үзкөйләнүче оешма турында бара. Берләшмә ТР буенча Росреестр идарәсе (алга таба Идарә), ТР буенча "ФКП Росреестр" ФГБУ җитәкчелегенең актив яклавы белән, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм башка дәүләт структураларының эшчәнлекле катнашында оештырылды һәм үсә.
Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше - үз әгъзаларына төрле яклы ярдәм күрсәтү. Иң элек, укыту, кадастр тематикасы буенча практик семинарлар аша. Кадастр инженерлары - партнерлык әгъзалары өчен бу семинарлар бушлай. Алар дискуссияләр формасында уза, һәр кадастр инженерының кызыксындырган соравын бирү, аңа җентекле җавап алу мөмкинлеге бар. Яз-җәйдә актуаль булган межалау һәм техник планнарны әзерләү, инженерлар эшчәнлегендә заманча программа продуктларын куллану һәм кадастр органнары белән электрон документ әйләнешен оештыру (XML-файллар белән эшләү) кебек темаларга багышланган өч шундый семинар булды.
Үзкөйләнүче оешма (ҮКО) муниципалитетлар белән хезмәттәшлеккә зур өмет баглый, чөнки алар халык мәнфәгатьләрен яклыйлар һәм үзләре дә кадастр хезмәтләренең эре заказчылары булып торалар.
ҮКО структурасында идарә органнары гына түгел, контрольнеке дә бар. Ревизия комиссиясе, күзәтү советы, шикаятьләрне тикшерү, ҮКО әгъзаларының эшчәнлегенә тикшерүләр үткәрү һәм аларга карата административ чаралар күрү белән бәйле дисциплинар һәм контроль комиссияләре төзелде. Моннан тыш, аерым очракларда заказчылар, башка затлар алдында кадастр инженерларының милек җаваплылыгын тәэмин итүче компенсация фонды оешты.
Кадастр инженерларының клиентлык базасында Татарстан халкының төп өлеше һәм барлык юридик затлар диярлек булганлыктан, партнерлыкның эшчәнлеге социаль әһәмиятле һәм кадастр инженерларының гына түгел, аларның хезмәтләренә заказчыларның да мәнфәгатьләрен кайгыртуга, үзара хезмәттәшлекнең бердәм һәм ачык кагыйдәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Бу кадастр эшләре базарында теләсә нинди бәхәсле мәсьәләләрне чишүгә, республика гражданнарына хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстанда 500 дән артык кадастр инженеры бар. Партнерлыкта 158 инженер һәм аның сафларына профессионалларны кабул итү бара.
"ТР кадастр инженерлары бүлеге" НП: Юр. адрес: 420059, ТР, Казан ш., Оренбург тракты, 8а йорты. Факт. адрес: Казан ш., Җиңү пр-ты, 100 нче йорт. Тел. 89872629404 e-mail: np-okirt@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Кадастр сферасындагы яћалык