Менделеевскиның әрмән общинасы геноцид корбаннарын искә алды.
24 апрельдә Осман империясендә 1915 елда геноцид корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Богоявление храмында җеназа укылды, аны храмның өлкән попы Алексий атакай башкарды.
Анда әрмән диаспорасы вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова катнашты. Службадан...
Менделеевскиның әрмән общинасы геноцид корбаннарын искә алды.
24 апрельдә Осман империясендә 1915 елда геноцид корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Богоявление храмында җеназа укылды, аны храмның өлкән попы Алексий атакай башкарды.
Анда әрмән диаспорасы вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова катнашты. Службадан соң кыңгырау чыңы яңгырады, аны 100 тапкыр кагу миллионлаган әрмәннәрнең гомерен өзгән фаҗигале вакыйга көненнән 100 ел узуның символы булды.
- Бу вакыйга дөнья күләмендә билгеләп үтелә, - ди әрмәннәр автономиясе рәисе Самвел Саканян, - һәр әрмән гаиләсе бу көнне халкыбыз тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе буларак искә ала.
- Әрмәнстанда геноцид корбаннары истәлегенә мемориал комплекс бар, - дип сөйлиләр Алина Далакян һәм Сатеник Анисян. - Бу көн һәр әрмән гаиләсе өчен үзенчәлекле. Әти-әниләребез аны онытмаган, безнең бурыч - хәтер эстафетасын балаларыбызга тапшыру.
Нәкъ менә шунлыктан храмга службага гаиләләр балалары, әле генә туган сабыйлары белән килделәр. Туган тел, дин алар өчен рухи тормышның аерылгысыз өлеше, буыннар элемтәсе чыганагы булып тора. Алексей атакай аларга чиркәү манарасында әрмән кыңгыраулары урнаштыруны тәкъдим итте. Әрмәннәрнең апостол чиркәве геноцид корбаннарын канунлаштырды һәм изгеләр исәбенә теркәде. Хәзер 24 апрель геноцид вакытында дин һәм Ватан өчен газапланып үлгәннәрне искә алу көне булачак.
Нет комментариев