Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лаеклы хезмәт – куркынычсыз хезмәт

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан корреспондентыбыз Татьяна Ясәвиева хезмәт куркынычсызлыгы өчен җаваплы оешмалар белгечләре белән әңгәмә корды. Зөһрә Гайфуллина, үзәк больницаның хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы инженеры: - Агымдагы елда "район үзәк больницасында хезмәтне саклау һәм эш шартларын яхшырту" программасы буенча эшлибез. Аны үтәүгә 2358...

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан корреспондентыбыз Татьяна Ясәвиева хезмәт куркынычсызлыгы өчен җаваплы оешмалар белгечләре белән әңгәмә корды.
Зөһрә Гайфуллина, үзәк больницаның хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы инженеры:
- Агымдагы елда "район үзәк больницасында хезмәтне саклау һәм эш шартларын яхшырту" программасы буенча эшлибез. Аны үтәүгә 2358 мең сум акча бүленгән, һәр хезмәткәргә исәпләгәндә 5800 сум туры килә. Эш урыннарында инструктаж, стажировкалар даими үткәрелә, хезмәтне саклау буенча вәкилләр Чаллыда укыту үзәгендә белем алды.
Безнең хезмәткәрләр һәр елны бушлай медицина тикшерүе үтә. 95 процент эш урыннары аттестацияләнде. Сәламәтләндерү чараларына, хезмәткәрләргә ташламага акча бирелә. Зарарлы шартларда эшләүче хезмәткәрләр сөт белән тәэмин ителә. Һәр елны 21 нән 28 апрельгә кадәр вентиляциянең нәтиҗәлелеген тикшерү, приборлардан файдалану кагыйдәләрен үтәү, хезмәтне саклау буенча инструкция сыйфатын һәм торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрелә. Куркынычсыз эш шартларын булдыру буенча "Юность" район мәдәният йортында төрле темаларга махсус киемнәр күрсәтү белән презентацияләр үткәрәбез. Һәр елны больница хакимияте вәкилләрне окладтан 30 процент күләмендә премия белән бүләкли. Хезмәтне саклау - ул хезмәт коллективының торышын һәм сәламәтлеген саклау буенча тулы бер система.
Раушан Бикметов, АТПның баш инженеры:
- Предприятиедә хезмәтнең куркынычсыз шартларын булдыру, производствода җәрәхәтләнүне кисәтү һәм санитария-гигиена таләпләрен үтәү, һөнәр белән бәйле авыруларны булдырмау буенча күләмле эш башкарыла. Елга бер мәртәбә хезмәткәрләр медицина тикшерүе үтә, рейска чыгучы шофёрлар көн саен тикшерелә. Эш графигы буенча төшке ашка вакыт бирелә, рейслар арасында ял каралган. Куркынычсызлык техникасы, янгыннан саклау буенча даими инструктажлар үткәрелә. Бездә бәхетсезлек очраклары булмый.
Ләлә Тимербулатова, РУЭСның хезмәтне саклау буенча инженеры:
- Һәр предприятиедә, бездә бигрәк тә, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасын үтәү мөһим. Элекромонтёрларны аеруча куркыныч эшләргә кушканда даими инструктаж үткәрелә. Эшчеләрне куркынычсызлык чаралары, махсус кием белән тәэмин итәбез, хезмәтне саклау буенча имтиханнар кабул итәбез. Хезмәткәрләр Чаллы, Казан шәһәрләрендә "Таттелеком"да укыйлар. Һәр иртәдә рейска чыгар алдыннан шофёрлар медицина тикшерүе үтә.
Эльфрида Иргубаева, 10 нчы балалар бакчасының хезмәтне саклау буенча вәкиле:
- Безнең учреждениедә хезмәтне саклау буенча комиссия төзелгән, план нигезендә эшлибез. Территория, төркемнәр, азык әзерләү блогы буйлап даими рейдлар үткәрелә. Барлык объектлар тикшерелә, кимчелекләр теркәлә, аларны бетерү вакыты билгеләнә. Мәгариф учреждениеләре арасында хезмәтне саклау буенча республика конкурсларында катнашабыз, призлы урыннар алабыз, бу документларны тиешле дәрәҗәдә алып бару, хезмәтне саклауга җитди карау мөмкинлеге бирә.
Әлфия Габдуллина, Л.Карпов ис. химзаводның хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы инженеры:
- Иң мөһиме, җитештерү барышында завод эшчеләре җәрәхәт һәм һөнәр белән бәйле авырулар алмасын. Шунлыктан, махсус киемнәрнең сыйфатлы булуы, шәхси саклану чараларының куркынычсызлык техникасын исәпкә алынып кулланылуы һәм эш урынының дөрес сайлануы даими контрольдә тотыла. Кайвакыт хезмәткәрләрне үз сәламәтлекләренә салкын карашта булулары өчен үгетләргә туры килә. Хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы инженер вазифасы әһәмиятле һәм җаваплы дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Бөтендөнья хезмәтне саклау көне