Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Милләтнең күңеле Аллаһка юнәлсен

24 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда сөекле Пәйгәмбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең дөньяга килүенә багышланган Мәүлид бәйрәме узды. Асия Мөхәммәтханова Чарада район җитәкчесе Валерий Чершинцев, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Хайруллин, якын-тирә шәһәр һәм районнардан имам-мөхтәсибләр, дин кардәшләребез катнашты. Район мөхтәсибе...

24 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда сөекле Пәйгәмбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең дөньяга килүенә багышланган Мәүлид бәйрәме узды.
Асия Мөхәммәтханова
Чарада район җитәкчесе Валерий Чершинцев, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Хайруллин, якын-тирә шәһәр һәм районнардан имам-мөхтәсибләр, дин кардәшләребез катнашты.
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев чараны мондый сүзләр белән башлады:
- Бүген без Пәйгамбәребез галәй-һиссәләмнең яшәү рәвеше, әхлагы турында аять-хәдисләрне укып, салаватлар әйтеп, догалар кылырбыз. Әгәр аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләде:
- "Мөхәммәдне галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек", - ди Аллаһы Тәгалә. Мөхәммәд Пәйгамбәргә Коръән иңдерелде. Аллаһы Раббыбызның Илчесе тугры юлны, дөнья һәм ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә ирешү юлын Ислам дине аша күрсәтте, изгелеккә өйрәтте, матурлыкны танытты.
Мөфти озак еллар үз вазифаларын намус белән башкаручы авыл мәчетләре имамнарына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев төрле милләт вәкилләренең бер-берсе белән үзара дус һәм тату яшәүләрен билгеләп үтте.
- Районда халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм аны яшь буынга житкерүдә зур эш башкарыла. Диннәрнең максаты да - әхлаклылык, толерантлык тәрбияләү, - диде Валерий Сергеевич һәм Ирек хәзрәт Нуриевны Рәхмәт хаты белән бүләкләде
Залдагыларга "Мин Пәйгамбәребезне яратам" дигән значоклар өләшенде.
Яр Чаллы һәм Түбән Кама районнарының имам-мөхтәсибләре Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәнергә, аның яшәү рәвешен үрнәк итеп алырга, бергә һәм бердәм булырга өндәделәр. Чарада пәйгамбәрне данлаучы салаватлар, мөнәҗәтләр яңгырады, вәгазьләр укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары дин џђм без