Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин Менделеевскины яратам“

Тиздән шәһәребез мәйданын шундый язу бизәячәк. Район җитәкчелеге һәм шәһәрнең актив яшьләре инициативасы белән 6 августта шәһәр көненә "Мин Менделеевскины яратам" язулы заманча архитектура стелласы урнаштырылачак. 3D фигуралы мондый күренеш бөтен дөньяда популяр, шуңа күрә яшьләргә ял итәр өчен Менделеевскида үзенчәлекле урын булдырырга карар кылынды, бу язулы фонда һәрбер кеше...

Тиздән шәһәребез мәйданын шундый язу бизәячәк. Район җитәкчелеге һәм шәһәрнең актив яшьләре инициативасы белән 6 августта шәһәр көненә "Мин Менделеевскины яратам" язулы заманча архитектура стелласы урнаштырылачак.
3D фигуралы мондый күренеш бөтен дөньяда популяр, шуңа күрә яшьләргә ял итәр өчен Менделеевскида үзенчәлекле урын булдырырга карар кылынды, бу язулы фонда һәрбер кеше селфига төшә һәм фотосын интернетта дусларына күрсәтә ала. Район җитәкчелегенең тагын бер миссиясе - менделеевлыларны һәм кунакларны шәһәрдәге яңа төзекләндерү принциплары белән таныштыру. Әзер карарларны тәкъдим итеп кенә калмыйча, креатив уйлы, белемле һәм иҗади яктан сәләтле кешене җәлеп итеп, бу алымны эчке яктан күрсәтү. Шуның өчен "Менделеевск яңалыклары" газетасы хезмәткәрләре бу фикерне ничек язарга һәм аны кайда урнаштырырга дигән сорау белән җәмәгатьчелек арасында Вконтактеда социаль сорашу үткәрде. Күпләр Фомин урамы буенча фонтан янында 3D фигурасы барлыкка килү фикерен хуплады һәм әлеге мәйданчыкның исемен дә тәкъдим иттеләр: "Яшьләр" скверы, "Яшьләр" мәйданы һәм очрашу мәйданы. Беренчесе иң популяр исем дип танылды - "Яшьләр" скверы. Әлеге вариантка 52,4 % шәһәрле тавыш бирде.
Менделеевлыларның битараф булмавы шатлыклы күренеш, алар район тормышында актив катнашалар. Шәһәрдә үзенчәлекле урыннарны үстерүгә зур игътибар бирелә һәм бу уңайдан "Мин Менделеевскины яратам" дигән язулы корылма шәһәрлеләрнең ял итү урыннарын тулыландырачак һәм шәһәрнең күренекле урыны булыр дигән ышаныч бар.
Баш архитектор Илдар Минемөхәмәтов сүзләренчә, аның төсле карары Россия әләме триколорында эшләнәчәк. Каркасы металлдан һәм яктылыкны үткәрүче материалдан әзерләнә, эчендә кызыл йөрәк формасындагы фигура кич белән кабынып, күңелгә җылылык һәм шәһәрне ярату хисләре биреп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары шәһәр көненә