Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент химикларны котлады

Карпов исемендәге химия заводыннан 45 эшче һәм "Менделеевсказот"тан 50 вәкил республика башкаласында химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты. Баскетхоллда үткәрелгән тантанада ТР Президенты Р.Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, химия өлкәсендә эшләүчеләр, ветераннар, мәктәп укучылары һәм студентлар да булды. Химикларны бәйрәм белән котлап, Рөстәм Нургалиевич дәүләт бүләкләре өләште. "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры "Татарстанның...

Карпов исемендәге химия заводыннан 45 эшче һәм "Менделеевсказот"тан 50 вәкил республика башкаласында химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Баскетхоллда үткәрелгән тантанада ТР Президенты Р.Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, химия өлкәсендә эшләүчеләр, ветераннар, мәктәп укучылары һәм студентлар да булды.
Химикларны бәйрәм белән котлап, Рөстәм Нургалиевич дәүләт бүләкләре өләште. "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры "Татарстанның Атказанган химигы" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Химиклар хезмәт династияләреннән тәбрикләнүчеләр исәбендә Бондюгтан нәселле заводлылар - Гудовскихлар гаиләсе дә булды. Тантаналы кичә зур концерт программасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары

2
X