Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның Халыклар дуслыгы йорты конференциясе

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында Менделеевск районының Халыклар дуслыгы йорты конференциясе булды. Татар, рус, удмурт, мари һәм керәшен халыклары вәкилләре кунакларны милли ризыклар белән каршы алдылар. - Бүген залдагылар "Халыклар дуслыгы йорты" исемле круиз лайнерында. Агымдагы елда аңа ике ел тулды. Без сәяхәт барышында...

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында Менделеевск районының Халыклар дуслыгы йорты конференциясе булды.

Татар, рус, удмурт, мари һәм керәшен халыклары вәкилләре кунакларны милли ризыклар белән каршы алдылар.

- Бүген залдагылар "Халыклар дуслыгы йорты" исемле круиз лайнерында. Агымдагы елда аңа ике ел тулды. Без сәяхәт барышында районда яшәүче төрле милләт халыкларының яшәешенә, мәдәни тормышына күз салырбыз, - ди алып баручы С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның бүлек мөдире Ольга Первина.

Лайнерның капитаны район башлыгы Валерий Чершинцев конференциядә катнашучыларны сәламләде, районда барлык милләтләрнең бердәм, дус һәм тату яшәүләрен билгеләде, милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлегенә уңышлар теләде, чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Милли мәдәниятне торгызу, саклау һәм үстерүдә лаеклы өлеш кертүләре өчен Халыклар дуслыгы йорты директоры Фируза Габдрахманова, әрмәннәр, әзербайҗаннар, марилар оешмалары җитәкчеләре Самвел Саканян, Орудж Гасанов, Геннадий Мальгин һәм "Былина" рус халык ансамбле солисты Вячеслав Бәйрәмгуловка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сәяхәт барышында лайнердагылар татар, рус, керәшен, мари, удмурт халыклары мәдәнияте белән таныштылар һәм милли берләшмәләр җитәкчеләре Лилия Галиева (Бөтендөнья татарлар конгрессы җитәкчесе), Алла Затирко, Валентина Мамакова, Геннадий Мальгин, Марианна Кузнецованың узган елдагы эшчәнлеккә отчетларын тыңладылар.

Зәвыклы заманча һәм милли борынгы киемнәр дефилесы һәркемнең күңелен әсир итте.

Чара Төхбәтовлар гаилә ансамбле (7 нче балалар бакчасы), Ксения Требытова (2 нче), Яна Шалаумова (1 нче мәктәп) башкаруында җырлар, Илнәт һәм Монаш балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, "Аммоний" АҖнең яшьләр ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. "Күпмилләтле Татарстан" видеоязмасы халыклар бердәмлеген чагылдырды.

- Конференциянең әһәмияте бәһасез. Биредә һәр милләтнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күзалларга мөмкин. Мондый чаралар тагын да колачлырак узсын иде, - дип фикерләре белән уртаклашты педагог Люция Хөснетдинова.

Чара лайнерда гармун моңы яңгыраган милли ризыклар фуршеты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Халыклар дуслыгы йорты конференциясе