Тыл хезмәтчәннәре - заводлыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Гассар исемендәге мәдәният сараена юбилей медальләрен тапшыру тантанасына ун ветеран килде. Нәкъ менә алар һәм башка бик күп бондюглылар завод цехларында сугышка киткән әтиләрен, абыйларын алыштырдылар. Предприятие фронт...
Тыл хезмәтчәннәре - заводлыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Гассар исемендәге мәдәният сараена юбилей медальләрен тапшыру тантанасына ун ветеран килде. Нәкъ менә алар һәм башка бик күп бондюглылар завод цехларында сугышка киткән әтиләрен, абыйларын алыштырдылар. Предприятие фронт өчен 22 төрле продукция үзләштерде, ә бәдәннәре дә ныгымаган үсмерләр станоклар артына бастылар. Бу көнне Наталья Костина, Елизавета Багапова, рафаил Гайнуллин, Рәшидә Җамалиева, Роза Кадыйрова, аркадий Стрелков, Хәдичәбану Гарипова, Тамара Белогубова, Нәҗибә һәм Борис Мурзиннар лаеклы бүләкләр алдылар. Гассар исемендәге мәдәният сарае артистлары, БСМ шәкертләре почётлы кунакларга иң яхшы җыр һәм шигырьләр бүләк иттеләр.
Нет комментариев