Укытучы киләчәкне тәрбияли
Бу афоризм Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсенең лейтмотивы булды. Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары педагоглары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Гассар исемендәге мәдәният сараена тантаналы чарага җыелдылар. Сарайның яңартылган фойесында җанлылык һәм күтәренке кәеф хөкем сөрде. Педагоглар бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, элеккеге курсташлары һәм коллегалары белән очрашуга шатланалар. Бай эчтәлекле концерт программасында...
Бу афоризм Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсенең лейтмотивы булды.
Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары педагоглары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Гассар исемендәге мәдәният сараена тантаналы чарага җыелдылар. Сарайның яңартылган фойесында җанлылык һәм күтәренке кәеф хөкем сөрде. Педагоглар бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, элеккеге курсташлары һәм коллегалары белән очрашуга шатланалар.
Бай эчтәлекле концерт программасында район мәктәпләре шәкертләре, "Кристалл", "Дайяна", "Очарование" иҗат коллективлары һәм башкалар катнашты. Музыкаль номерлар педагог-ветераннарга, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә, фән укытучыларына, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә багышланды.
Материалның тулы вариантын "Менделеевск яңалыклары" газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев