Җәмгыять
Йорт фасадын граффити бизи
Шәһәр көненә район җитәкчелеге инициативасы белән Фомин урамының 24 һәм 21 нче йортлары фасадларында бөек рус химигы Дмитрий Иванович Менделеев һәм химия сәнәгате пионеры, Кокшанда химик завод төзүгә нигез салган Петр Капитонович Ушковның граффити портретлары барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, июль аенда "Граффити-Fest" региональ фестивале узды, анда республиканың иң яхшы граффитичылары...
Шәһәр көненә район җитәкчелеге инициативасы белән Фомин урамының 24 һәм 21 нче йортлары фасадларында бөек рус химигы Дмитрий Иванович Менделеев һәм химия сәнәгате пионеры, Кокшанда химик завод төзүгә нигез салган Петр Капитонович Ушковның граффити портретлары барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, июль аенда "Граффити-Fest" региональ фестивале узды, анда республиканың иң яхшы граффитичылары катнашты. Алар шәһәр диварларына рәсемнәр ясадылар һәм Менделеевскины тагын да матурладылар. Фестивальдә җиңүчеләр Фомин урамы буенча торак йортларны бизәргә мөмкинлек алдылар.
- Менделеевскида район җитәкчелегенең әлеге сәнгать төрен яклавына һәм яшьләрне урам граффитиы белән шөгыльләнүгә этәргеч бирүенә без бик шат. Хәзер 24 нче йорт фасадына Дмитрий Менделеев портретын ясыйбыз. Эштә акрил һәм аэрозольле буяулар кулланабыз, - дип сөйлиләр Казаннан килгән граффитичылар Константин Комаров һәм Александр Ненарочнов. - Безнең хезмәтебез белән бу территория шәһәрнең күренекле урынына әверелер, мендеелевлылар танылган шәхесләрнең портретлары янында селфи ясарлар дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев