Әтием сугышта булган
Минем әтием Рәмис Гайнетдинов 1984 елның 22 октябрендә армиягә алына.
Әфганстанга китүенең беренче көннәреннән, әти-әнисен борчуга салырга теләмичә, Германиядә хезмәт итәм дип яза.
Баграмда аңа "КамАЗ-4310" автомобиле бирәләр. Һәр көне авыр була, ни дисәң дә сугыш бит. Якташлары белән очрашу әтием өчен зур шатлыкка әверелә.
Бервакыт, хәрби бирем үтәү вакытында,...