Сугышмаган әтиләрнең сугышкан уллары
Сугышчы-әфганчыларны шулай атыйлар. Мин әтием Леонид Геннадьевич Куликов белән горурланам. Аның тормышы гади генә түгел, тулы бер эпоха. Куликовларның күпбалалы эшче гаиләсе әтиемә хезмәт чыныгуы бирә. 1982 елның язында аны Совет Армиясенә алалар. Алда ялкынлы Әфганстан була. Әтием 200 кешелек төркем составында махсус әзерлек үтә һәм граната атучы була. Манёврлы...
Сугышчы-әфганчыларны шулай атыйлар. Мин әтием Леонид Геннадьевич Куликов белән горурланам. Аның тормышы гади генә түгел, тулы бер эпоха.
Куликовларның күпбалалы эшче гаиләсе әтиемә хезмәт чыныгуы бирә. 1982 елның язында аны Совет Армиясенә алалар. Алда ялкынлы Әфганстан була.
Әтием 200 кешелек төркем составында махсус әзерлек үтә һәм граната атучы була. Манёврлы десант-штурм төркеменең бурычы - банда берләшмәләрен юк итү, кышлакларны тентү, автоколонналарны тиешле урынга озату, вертолётларда хәрби очышлар башкару.
Көндез аяусыз кояш кыздыра, ә төнлә бәстән плащ-палатка туңа. Хәрби кием 50 килограммга якын, аның белән тауга күтәрелергә кирәк. Бервакыт 50 градуслы эсседә сугышчылар бер атнага сусыз калалар.
Әтием хезмәт иткән, соңыннан яңа солдатлар белән тулыланган төркемне боевиклар тар-мар итә. Әти бу турыда өйгә кайткач ишетә.
Әтием хәзер йөк машинасы йөртә, алма һәм виноград үстерә, хайваннарны ярата. Тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. 23 яшендә суга батучы малайны коткара, ялгыз яшәүче әбинең тавык кетәклегенә ут капкач, аны сүндерергә беренче булып омтыла. Үлем белән күзгә-күз очрашкан кеше буларак, ул тормышның кадерен белә.
Оля Куликова, 1 нче гимназия 3 нче сыйныф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев