Ижевскига экскурсия
"Патриот" клубында шөгыльләнүчеләр, хәрби әзерлек үтү, чыныгу, төрле спорт ярышларында катнашу белән бергә, мәдәни чаралар, төрле экскурсияләр оештыралар.
Узган атнада алар Ижевск шәһәрендә булып кайттылар. Шәһәр буенча йөреп, аның тарихы белән таныштылар, хәрби корал җитештерү заводында булдылар, зоопаркта яшәүче хайваннарны күзәттеләр. Балалар күңелендә онытылмас мизгелләр калдырган Калашников музеенда кораллар төре...