Кама таћнары тег белән яңалыклар
-
Приютлылар каникулда
"Кама таңнары" приюты шәкертләренең җәйге каникуллары тәрбиячеләре әзерләгән кызыклы программа буенча уза. Ул балаларны физик яктан ныгыту, төрле өлкәдә белемнәрен барлау, тирә-юньне танып белү мөмкинлекләрен үстерү максаты белән төзелде. Педагоглар Наталья Евдокимова, Айсылу Җамалетдинова уздырган "Көчлеләр, өлгерләр, кыюлар" спорт ярышы "иң-иң"нәрне ачыклады. "кызыклы шәхесләр" сериясен Ванга турында фильм ачты. Фикерләр...
-
“Надежда”да ялда
"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче 19 укучы Кама буенда урнашкан "Берсут" посёлогында онытылмас ял көннәре уздырдылар. Балаларны озатып баручы тәрбияче Марина Куликова белдерүенчә, лагерь тормышында кояш, һава, су, спорт, уен алгы планда булган. Команда уеннары - спартакиада, "Күңелле спорт очрашулары", футбол, волейбол балаларда бердәмлек, дуслык хисе тәрбияләүгә этәргеч булган. Кичләрен биючеләр...
-
“Яшь патриот”
Түбән Камада узган шундый исемле традицион чарада "Кама таңнары" приюты командасы да катнашты. Патриотик хисләр, Ватан һәм халык тарихына хөрмәт уяту максатыннан оештырылган уен балаларны Бөек Ватан сугышы тематикасын ачкан әсәрләр, җырларны белүдә, автоматны сүтеп-җыюда, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә сынады. Капитан Диана Худжанова җитәкчелегендәге команданың педагоглар ярдәмендә чыгарган "Хәрби кәгазь"е...
-
Спортка тартылып
Физкультура һәм спортны. сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан районда Бөтенроссия олимпиада көне узды. "Кама таңнары" приюты да бу башлангычтан читтә калмады. Учреждениедә тәрбияләнүчеләр беренче мәктәпнең спорт мәйданчыгына "Спорт - син дөнья" чарасына җыелдылар. Йөгерүдә, биеклек һәм озынлыкка сикерүдә, төрле күнегүләр ясауда ярышу иң көчлеләрне ачыклады. Җиңүчеләр призларга ия булдылар. Барлык...
-
Мәдәният илендә
"Кама таңнары" приютында Мәдәният елына багышлап чаралар уза. Шәкертләр туган як талантлары Вафирә Гыйззәтуллина, шагыйрь Егор Уткин, рәссам Фадеевлар иҗатын барладылар. Балалар тәрбиячеләре ярдәмендә "НАСКО" белән булу якты" рәсемнәр конкурсының "Россия халыкларының гореф-гадәтләре" темасына эшләр әзерләделәр. Укучылар Татарстан җирендә яшәүче милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәте белән таныштылар. Уңышлы дип табылган 16 иҗат...
-
Яз һәм матурлык бәйрәме
"Кама таңнары" приюты коллективы һәм анда тәрбияләнүче кыз балалар язның беренче бәйрәмендә игътибар һәм хөрмәткә күмелделәр. Балалар Марина Куликова, Зәкия Әхмәдуллина, Светлана Биктимерова ярдәмендә сувенирлар әзерләгәннәр. Фотолардан төзелгән стенд коллектив хатын-кызлары өчен үзенчәлекле бүләккә әверелде. Бәйрәм концертында әниләр, тәрбиячеләр шигырь тәлгәшләре, җырлар, биюләр кабул иттеләр. Бигрәк тә "Вальс", "Әни, мин...
-
Бәйрәм шатлык китерде
"Кама таңнары" приютында Ватанны саклаучылар көнен күңелле бәйрәм итеп уздырдылар. "Ватанга һәм армиягә хезмәт итәрбез" дип аталган чарада балалар хәрби һөнәрләр, армиядәге техника буенча белемнәрен барладылар. "Артиллеристлар" һәм "Танкчылар" командалары эстафета һәм интеллектуаль ярышларда өлгерлектә, белем дәрәҗәсен ачыклауда сыналдылар. Социаль педагог Рамил Заһретдиновның эзләнүчеләр отряды эшчәнлеге, сугыш кырында табылган әйберләр...
-
Дельфиннар биюен карадылар
"Кама таңнары" социаль приюты шәкертләре тәрбиячеләре Р.Фирстова һәм Н.Евдокимова озатуында Яр Чаллы дельфинариенда булдылар. Балаларда дельфиннар һәм диңгез мәчесе чыгышы, аларның үзенчәлекле биюләр, катлаулы трюклар башкаруы онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Шатлык, гаҗәпләнү, соклану - алар шундый хисләр белән кайттылар.
-
Приютлылар каникулда
"Кама таңнары" социаль приютында хезмәт куючылар балаларның көзге каникулларын күңелле итү өчен барысын да эшлиләр. "Сүз - аткан ук", "Мәктәп формасы ни өчен кирәк?", "Толерантлык турында" әхлак темасына караган әңгәмәләр укучыларга уйлану, нәтиҗә ясау, фикер алышу мөмкинлеге биргән. "Күңелле стартлар" спорт өлкәсендә "иң-иң"нәрне ачыклаган. Кечкенәләр һәм яшүсмерләр экскурсияләргә йөрүне үз...