Өч объектта өй туйлары
Сишәмбе көнне безнең районда социаль-мәдәни билгеләнештәге өч объектны ачу тантанасы булды. Бу максаттан менделеевлыларның куанычын уртаклашырга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде.
Аны ТР мәдәният, сәламәтлек саклау министрларының беренче урынбасарлары Ирада Әюпова, Әдил Вафин, икътисад, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлары урынбасарлары Айрат Шәмсиев һәм Анатолий Геллер, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов,...