Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Өч объектта өй туйлары

Сишәмбе көнне безнең районда социаль-мәдәни билгеләнештәге өч объектны ачу тантанасы булды. Бу максаттан менделеевлыларның куанычын уртаклашырга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде. Аны ТР мәдәният, сәламәтлек саклау министрларының беренче урынбасарлары Ирада Әюпова, Әдил Вафин, икътисад, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлары урынбасарлары Айрат Шәмсиев һәм Анатолий Геллер, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов,...

Сишәмбе көнне безнең районда социаль-мәдәни билгеләнештәге өч объектны ачу тантанасы булды. Бу максаттан менделеевлыларның куанычын уртаклашырга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде.

Аны ТР мәдәният, сәламәтлек саклау министрларының беренче урынбасарлары Ирада Әюпова, Әдил Вафин, икътисад, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлары урынбасарлары Айрат Шәмсиев һәм Анатолий Геллер, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, район җитәкчесе Игорь Привалов озатып йөрделәр.
Визитның беренче пункты Ижевка булды. Авыл тарихында тәүге тапкыр мәдәният йорты төзелде. Моңа кадәр барлык чаралар мәктәпнең яки "Ижминводы" санаториеның актлар залында узды.
- Быел республикада 46 клуб төзелде. Бүген кече торак пунктларны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Авыл - авыл хуҗалыгы гына түгел, республикада яшәүче халыклар мәдәниятен саклау да. Мин сезне котлыйм, чөнки клуб ачылу - зур шатлык, мәдәният йорты концерт үткәрү мәйданчыгы гына түгел, кешеләрнең очрашу, аралашу һәм, җырдагы кебек, яратышу һәм өйләнешү урыны да, - диде Илдар Шәүкәтович һәм төзүчеләр Виталий Кирилловка һәм Валерий Федоровка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов авыл халкын бу мөһим вакыйга белән тәбрикләде.
Подряд оешмасы - "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ директоры Дамир Шәмсин объект төзелешен тәмамлау һәм куллануга тапшыру символын - ачкычны клуб мөдире Алла Затиркога тапшырды.
Аннан соң почетлы кунаклар һәм ижевкалылар өчен мәдәният сараеның зур һәм уңайлы залында беренче концерт булды.
- Без клубны күптәннән көттек. Ул беркайчан да буш тормас, - диде авыл җирлеге башлыгы Валентина Пономарева. - Мәктәп укучылары арасында анкета уздырдык, аларның нинди түгәрәкләрдә шөгыльләнергә теләгәнен беләбез. Өлкән буын вәкилләре "Ижминводские веселушки" исемле хор оештырырга ниятлиләр. Бездә талантлар җитәрлек.
Җирлек башлыгы да шундыйлардан, ул кунаклар өчен "Чистые пруды" җырын башкарды.
- Хәзер безнең иҗат белән шөгыльләнү урыныбыз бар. Клуб бик матур булган, - дип, Александр Нуртдинов һәм Алия Галләмова авыл яшьләренең фикерен белдерделәр.
Бу көнне ачылган чираттагы социаль объект Песәй авылының фельдшер-акушерлык пункты булды. Аны торгызу бер ай элек башланды, кыска вакыт эчендә модульле корылма төзелеп бетте.
- Мондый ФАПлар бөтен республикада төзелә, быел 34 объект куллануга тапшырылды. Алар уңайлы, җылы, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк булганның барысы белән дә тәэмин ителгән, - диде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Ә.Вафин.
Символик тасманы кискәннән соң, Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация бина эченә узды.
- Сезгә ярдәм сорап көненә күпме кеше мөрәҗәгать итә? - дип сорады министр фельдшер Әлфия Сөләймановадан.
- 13-14 кеше. Иске бинада ярдәм күрсәтү катлаулы иде. Һәркемнең дә район үзәгенә барырга мөмкинлеге юк, күп очракта кирәк тә түгел. Хәзер безгә дә, пациентларга да уңайлырак булыр.
Дәрәҗәле кунакларның визит программасы Менделеевскида Күпфункцияле үзәк ачу белән төгәлләнде. Илдар Халиков аның шәһәрлеләр өчен мөһимлеген билгеләп үтте, күпфункцияле үзәкнең төрле инстанцияләргә йөрмичә кирәкле документлар җыю мөмкинлеге бирүен ассызыклады. Хәзер күп мәсьәләләрне бер урында хәл итеп булачак.
Учреждениенең дизайны да отышлы: канәфиләр һәм мәгълүмати таблицалар кызгылт сары төстә, тәрәзәләр хезмәткәрләр һәм клиентлар өчен уңайлы. Премьер-министр сыйфатлы башкарган эше өчен "Резидә" төзелеш фирмасы җитәкчесе Юнес Готинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Яңа объектлар төзелү - район инфраструктурасы үсешенең, аның яшәүчеләр өчен уңайлыга әверелүенең төп күрсәткече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Љч объектта љй туйлары