“Әти, әни һәм мин – куркынычсыз гаилә”
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган шундый исемле чара "Крепыш" 12 нче балалар бакчасына әти-әниләрне җыйды.
"Күңелле стартлар" формасында әзерләнгән бәйге өлкән төркемдә тәрбияләнүче Алинә Әхмәтгәрәева, Лилия Рәхмәтуллина, Валерия Пупышева гаиләләре арасында җәелдерелде. Алып баручы спорт инструкторы Фәнисә Галиева "Белгечләр", "Почемучкалар", "Акыллылар" командаларын рингка чакырды. Учреждение мөдире Татьяна Газизова рәислегендәге жюри...