Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фикерләр кырында

"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасында проектлар региональ конкурсының финал туры узды. Ике ай дәвам иткән сайлау этабы иң отышлы эшләрне билгеләде. Җыелганнарны мәгариф идарәсе начальнигы Р.Гайфуллина, учреждение мөдире Е.Грицук сәламләделәр һәм, яңа башлангыч тагын да киң колач алыр дигән ышаныч белдереп, финалга чыгучыларга уңышлар теләделәр. Бакчада тәрбияләнүчеләр кунакларга иң...

"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасында проектлар региональ конкурсының финал туры узды.
Ике ай дәвам иткән сайлау этабы иң отышлы эшләрне билгеләде. Җыелганнарны мәгариф идарәсе начальнигы Р.Гайфуллина, учреждение мөдире Е.Грицук сәламләделәр һәм, яңа башлангыч тагын да киң колач алыр дигән ышаныч белдереп, финалга чыгучыларга уңышлар теләделәр. Бакчада тәрбияләнүчеләр кунакларга иң отышлы концерт номерлары бүләк иттеләр.
Чараның беренче өлеше кечкенәләрнең остазлары белән берлектә әзерләгән кызыклы проектларын күрсәтүгә багышланды. "Салават күпере кая китте?" (Е.Задоркина, С.Байкова), "Шарны ничек өрергә?" (Эрик Яшин, тәрбияче Р.Бузанова), "Безнең исемнәр" (Әдил Фәйрузов, Л.Фәйрузова, 7 нче бакча), "Могҗизалы хисләр дөньясы" (Алабуга, 26 нчы бакча, Карина Козлова, Р.Гатауллина); "Суган - яшел дус" (8 нче бакча, Иван Крюков, Л.Мөхәммәтҗанова), "Яраткан уенчыгым" (2 нче бакча, Дарья Снегирева, А.Сабирова), "Шарлар тылсымы" (13 нче бакча, Алинә Якупова, А.Боброва) дигән материаллар буенча чыгышлар тыңланды.
Пленар утырыш өлкәннәр һәм балалар өчен секция эшләре белән дәвам итте. Нәниләр "Пумала һәм палитра яшел төс табарга булыша" дип исемләнгән тикшеренү шөгыленең төп геройлары булдылар (тәрбиячеләр И.Әхмәтова, С.Малыхина). Өлкән тәрбияче М.Норкина, психолог И.Абзалова "Балаларның тикшерү эшен оештыру" темасы буенча педагогларны секциягә җыйдылар.
Конкурс очрашуга йомгак ясау, уңышка ирешүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Бәйге Казан Федераль университетының Яр Чаллы филиалы педагогик фәннәр кандидаты И.Хәбибуллина, 7 нче балалар бакчасы мөдире Е.Грицук, өлкән тәрбияче М.Норкина тырышлыгы белән әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђктђпкђчђ мђгариф