Спортчыларның якты истәлегенә
Ял көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган кобудо көнчыгыш хәрби сәнгате буенча беренчелек һәм чемпионат бер минутлык тынлык белән башланды.
Чарада катнашучылар гомерләре фаҗигале өзелгән Менделеевск спортчылары Сергей һәм Роман Филатовлар, Гөлназ Минаҗетдинова, Максим Вахонин, Руслан Фазлыевларны искә алдылар. Турнирның почётлы кунаклары буларак катнашучы әти-әниләргә яшь спортчыларны тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен...