Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спортчыларның якты истәлегенә

Ял көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган кобудо көнчыгыш хәрби сәнгате буенча беренчелек һәм чемпионат бер минутлык тынлык белән башланды. Чарада катнашучылар гомерләре фаҗигале өзелгән Менделеевск спортчылары Сергей һәм Роман Филатовлар, Гөлназ Минаҗетдинова, Максим Вахонин, Руслан Фазлыевларны искә алдылар. Турнирның почётлы кунаклары буларак катнашучы әти-әниләргә яшь спортчыларны тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен...

Ял көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган кобудо көнчыгыш хәрби сәнгате буенча беренчелек һәм чемпионат бер минутлык тынлык белән башланды.
Чарада катнашучылар гомерләре фаҗигале өзелгән Менделеевск спортчылары Сергей һәм Роман Филатовлар, Гөлназ Минаҗетдинова, Максим Вахонин, Руслан Фазлыевларны искә алдылар. Турнирның почётлы кунаклары буларак катнашучы әти-әниләргә яшь спортчыларны тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен хөрмәт йөзеннән ТР кобудо федерациясе президенты Сергей Лисютин һәм "Сатори" клубы директоры Лилия Богатова Рәхмәт хаты һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Ярышларны спортчылар парады ачты. Анда Татарстан һәм күрше Удмуртия Республикаларының Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Ижевск, Можга шәһәрләре һәм районнарыннан 13 команда катнашты.
Спортчыларны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин сәламләде, рух ныклыгы, батырлык, җиңү теләде. Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе, Менделеевск һәм Чаллы шәһәрләренең почётлы гражданины, "Сатори" клубының почётлы остазы Рөстәм Гафаров "кобудо" сүзенең өч иероглифтан торуын билгеләп үтте: "ко" - борынгы, "бу" - сугышчан", "до" - юл дигәнне аңлата, бергә алганда - "борынгы сугышчан юл".
- Көнчыгыш хәрби кара-каршы сугышы спорт төре буларак 15 нче гасырда барлыкка килгән, 1961 елда японлылар рәсми рәвештә кобудоны милли горурлык итеп игълан итә. Димәк, бу төр ярышларны дәрәҗәле, колоритлы буларак билгеләп үтәргә була. Уңышлар сезгә, балалар, - диде Рөстәм Исмәгыйлович.
Турнирның һәлак булган спортчылар истәлегенә багышлануын игълан итеп, "Сатори" клубы директоры Лилия Богатова авыр минутларда рухи ярдәм күрсәткән, аларның гаиләләрен игътибар белән чорнаган кешеләргә рәхмәт белдерде.
ТР кобудо буенча федерациясе президенты Сергей Лисютин яшь буынны тәрбияләү, Татарстанның кобудо буенча федерациясе үсешенә ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчеләре һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде, район башлыгы Игорь Приваловка, кобудо клубының почётлы остазы Рөстәм Гафаровка, "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахмановка, "Россия-1" телеканалы алып баручысы Дмитрий Второвка, икмәк заводы директоры Роберт Гаффаровка, "Менделеевск" мәгълүмат үзәгенә, яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Александр Макаровка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Спортчы кызы - 11 яшьлек Дарьяны хуплар өчен Әгерҗедән әнисе килгән.
- Ул мәктәптә дә яхшы укый, спорт белән дә теләп шөгыльләнә. Сигез яшьтән дзюдо секциясенә йөрде, соңыннан кул сугышына күчте, спорт күңеленә рәхәтлек бирә, - ди Лилия Илдархановна.
"Химик" ССК шәфкать туташы Венера Павлова татамида сугышучыларны игътибар белән күзәтә.
- Кобудо - катлаулы спорт төре. Көтелмәгән хәл булганда, мин беренче ярдәм күрсәтергә әзер. Квалификацияле белгечләр консультациясе кирәк булса, үзәк шифаханәгә озатачакмын, - дип фикере белән бүлешә медицина хезмәткәре.
Ижевск шәһәреннән эшмәкәрләрнең спорт темасына багышланган сувенир, атрибутлар, әйберләр күргәзмәсе игътибарны җәлеп итә.
- Күргәнегезчә, каратэ белән бәйле әйберләр сатып алырга тәкъдим итәбез. Элек мин тренер булдым, шунлыктан көрәшне зур кызыксыну белән күзәтәм, - дип сөйли "Kimesport" предприятиесе директоры Рафаил Салихов.
11 ел стажы булган тренер Олег Хафизов җиде шәкертен алып килгән.
- Балалар күнекмәләргә теләп йөри, нәтиҗәләре дә куандыра, - дип горурлык белән белдерә әңгәмәдәшебез.
Якташларыбыз Алексей Зырянов һәм Игорь Павлов үз чыгышларын түземсезлек белән көтәләр.
- Без җиңүгә омтылабыз, - диләр оптимистик рухта яшь спортчылар.
- Без балаларыбыз көрәшен күзәткәндәге кебек хис тоябыз. Һәм, ирексездән, карашыбыз белән аларны эзлибез. Безгә ул кайгыны кичерүдә ярдәм иткән, мораль ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт. Рома 6 яшьтән спорт комплексына йөри башлады. Спортта беренче остазы Андрей Тарасов булды, ул улыбызда күп яхшы сыйфатлар тәрбияләде, - дип хатирәләре белән бүлешә Роман Филатовның әнисе Оксана Юрьевна.
- Гөлназ биш яшьтән спорт белән шөгыльләнә башлады. Буш вакытларын күнекмәләргә багышлады. Безне кайгылы вакытта ташламаганнары өчен Лилия Сергеевнага, тренерларга һәм спортчыларга, кече кызыбыз Гөлшатны дәвалауда ярдәм күрсәткән Рөстәм Исмәгыйловичка рәхмәт, - дип өсти Лилия Рифкатовна.
Нәтиҗәдә Татарстан кубогы өчен көрәштә Әгерҗе командасы беренче урынны алды. Икенчелек - Яр Чаллы спортчыларында. Почет пьедесталының өченче баскычында - менделеевлылар. Безнекеләр шәхси зачетта 17 медаль оттылар. Наталья Минибаева, Александр Зырянов, Лариса Павлова, Мария Карманова (тренерлары Лилия Богатова), Маским Кузнецов (Сергей Лисютин), Динар Чулаков (Марсель Шәфыйков) "алтын"га ия булдылар. Һәлак булган спортчылар Роман һәм Гөлназның авырлык категориясендә чыгыш ясаган Мария Карманова һәм Иордан Астахов (Түбән Кама) спортчылар истәлегенә тренер Лилия Богатовадан акчалата приз алдылар.

Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары спортсђламђтлђндерњ Меделеевчск

2
X