Өермә корбаны – яшь каеннар һәм карт өянкеләр
Чәршәмбе кич кузгалган өермә шәһәр һәм авыл халкына шактый кыенлыклар тудырды.
Гәрчә күк йөзендә бер генә болыт әсәре булмаса да, ул кичке сәгать бишләр тирәсендә кинәт башланды. Ярты сәгать эчендә шәһәр өстен кара болыт каплап алды, җил күтәрелде һәм көчле яңгыр башланды. Озакка сузылмаса да, өермә шактый зыян салып өлгерде....