Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өермә корбаны – яшь каеннар һәм карт өянкеләр

Чәршәмбе кич кузгалган өермә шәһәр һәм авыл халкына шактый кыенлыклар тудырды. Гәрчә күк йөзендә бер генә болыт әсәре булмаса да, ул кичке сәгать бишләр тирәсендә кинәт башланды. Ярты сәгать эчендә шәһәр өстен кара болыт каплап алды, җил күтәрелде һәм көчле яңгыр башланды. Озакка сузылмаса да, өермә шактый зыян салып өлгерде....

Чәршәмбе кич кузгалган өермә шәһәр һәм авыл халкына шактый кыенлыклар тудырды.
Гәрчә күк йөзендә бер генә болыт әсәре булмаса да, ул кичке сәгать бишләр тирәсендә кинәт башланды. Ярты сәгать эчендә шәһәр өстен кара болыт каплап алды, җил күтәрелде һәм көчле яңгыр башланды. Озакка сузылмаса да, өермә шактый зыян салып өлгерде.
- Мин бу күренешне балконнан күзәттем, көчле җилдән агачлар сыгылды-бөгелде, сынар дип курыктым, - дип сөйли Николай Филиппов.
Журналистлар катнашкан рейд барышында ачыкланганча, нигездә яшь агачлар һәм картлары зыян күрде. Ныгып җитмәгән каеннар һәм өянкеләрнең зәгыйфь ботаклары сынып төште. Фомин, Профсоюзная, Ушков, Юбилейная, Пушкин, Бурмистров урамында шундыйлар күп очрады. Урамны яктырту өчен җаваплы электр линияләре өзелде.
- Өзелгән электр чыбыкларын җыям, - ди исемен атарга теләмәгән электромонтер, - җитешсезлекләрне иртәгә төзәтербез.
Өермә проблемаларның берсен кабат кузгатты, электр линияләре белән янәшәдә биек агачлар үсә, көчле җил булганда алар чыбыкларны өзеп, шәһәрне энергиясез калдыруы мөмкин. Яки берәр бина өстенә авулары бар. Мисал өчен Ушков урамында яшәүчеләрне Аллаһ саклаган, бер метрга якын юанлыктагы карт өянке төбеннән коймага ауган.
Ә менә Пушкин урамы, 2 нче йортта яшәүче Людмила Яркова паникага бирелгән. Аның өе янында ике биек агач үсә, шунлыктан фатирына кояш нурлары аз эләгә, кайчан да булса алар да аварга мөмкин, дип курка.
- Агач тамырлары йорт нигезенә җиткән, ишелә күрмәсен дип шикләнәбез, - диешәләр анда яшәүчеләр.
Шул ук көнне шәһәрнең үзәк урамнарының аунап ятучы ботакларны төзекләндерү компаниясенең эшчеләр бригадасы җыештырды.
- Чистартып бетермичә, өйләргә таралмыйбыз, - ди Роза Йосыпова.
Кичтән һәм икенче көнне иртән дә өермә темасы әңгәмә үзәгендә булды. Кешеләр бер-берсенә алган тәэсирләре, курку-шикләнүләре турында сөйләделәр. Синоптиклар мондый һава торышы фаразламаган иде. Шунысы куандыра, барлык службалар вакытында тиешле чарасын күрде, өермә вакытында гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен, шәһәрдә ут сүндерелде.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова, Андрей Черняев һәм Динар Бәхтиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Чђршђмбе мпенделееевск