"Сезнең гомер – үзе батырлык"
Песәй мәктәбе китапханәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына кичә узды.
Алып баручы Рузалия Яраханова датага карата мәгълүмат белән таныштырды. Чарага чакырылган әфганчы Ришат Фәттахов хезмәт иткән чоры турында бәян итте. Балалар аның сөйләвен тын да алмый тыңладылар, шул темага презентация карадылар. Алинә Сөләйманова "Интерноциональ бурыч" исемле шигырь укыды, мәдәният...