Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

"Сезнең гомер – үзе батырлык"

Песәй мәктәбе китапханәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына кичә узды. Алып баручы Рузалия Яраханова датага карата мәгълүмат белән таныштырды. Чарага чакырылган әфганчы Ришат Фәттахов хезмәт иткән чоры турында бәян итте. Балалар аның сөйләвен тын да алмый тыңладылар, шул темага презентация карадылар. Алинә Сөләйманова "Интерноциональ бурыч" исемле шигырь укыды, мәдәният...

Песәй мәктәбе китапханәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына кичә узды.
Алып баручы Рузалия Яраханова датага карата мәгълүмат белән таныштырды. Чарага чакырылган әфганчы Ришат Фәттахов хезмәт иткән чоры турында бәян итте. Балалар аның сөйләвен тын да алмый тыңладылар, шул темага презентация карадылар. Алинә Сөләйманова "Интерноциональ бурыч" исемле шигырь укыды, мәдәният хезмәткәрләре Гөлнар Ситдыйкова һәм Рафаэль Кәбиров җыр башкардылар. Кичәгә килгәннәр бер теләктә калдылар: җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яшьләре түкмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Песђй мђктђбе