Шәһәрем матурлыгы –фоторәсемнәрдә
Социаль яклау үзәгенең балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтү хезмәткәре Ксения Рудакова уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен шәһәр буенча экскурсия үткәрде.
"Матур шәһәрем" фотокүргәзмәсен эшләү максатыннан оештырылган чарада катнашучылар күңелләренә хуш килгән урыннарда булдылар. Болар - Кама буе, Геройлар аллеясы, Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы балалар мәйданчыгы, әфганчыларга куелган стелла, Билгесез солдат...