Социаль яклау үзәгенең балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтү хезмәткәре Ксения Рудакова уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен шәһәр буенча экскурсия үткәрде.
"Матур шәһәрем" фотокүргәзмәсен эшләү максатыннан оештырылган чарада катнашучылар күңелләренә хуш килгән урыннарда булдылар. Болар - Кама буе, Геройлар аллеясы, Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы балалар мәйданчыгы, әфганчыларга куелган стелла, Билгесез солдат...
Социаль яклау үзәгенең балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтү хезмәткәре Ксения Рудакова уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен шәһәр буенча экскурсия үткәрде.
"Матур шәһәрем" фотокүргәзмәсен эшләү максатыннан оештырылган чарада катнашучылар күңелләренә хуш килгән урыннарда булдылар. Болар - Кама буе, Геройлар аллеясы, Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы балалар мәйданчыгы, әфганчыларга куелган стелла, Билгесез солдат һәйкәле, Тын Таудагы Богоявление чиркәве, Тойма елгасы тирәсендәге җәйге табигать.
Экскурсия барышында социаль педагог гид ролен дә үтәде. Балалар шәһәр тарихы, билгеле якташларыбыз, Бөек Ватан сугышы батырлары турында кызыксынып тыңладылар.
Экскурсиягә җыелганнар шәһәребез матурлыгы белән хозурландылар, бергә фотога төштеләр һәм туган як турында яңа мәгълүматка баеп таралдылар.
Нет комментариев