Җирдә туганнар көткәндә, очуы куркыныч түгел
Сирәк очрый торган һөнәр ияләренә багышланган рубриканы башлыйбыз. Аны "Аэрофлот" компаниясендә стюардесса булып эшләүче Эльвира Чукова ача. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр аша аның белән элемтәгә керде.
- Эльвира, син ничек стюардесса булдың?
- Балачакта кем булырга хыялланасың, дип сорасалар, һәрвакыт "стюардесса" дип җавап бирә идем. Хыялымны тормышка ашыру өчен...