Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җирдә туганнар көткәндә, очуы куркыныч түгел

Сирәк очрый торган һөнәр ияләренә багышланган рубриканы башлыйбыз. Аны "Аэрофлот" компаниясендә стюардесса булып эшләүче Эльвира Чукова ача. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр аша аның белән элемтәгә керде. - Эльвира, син ничек стюардесса булдың? - Балачакта кем булырга хыялланасың, дип сорасалар, һәрвакыт "стюардесса" дип җавап бирә идем. Хыялымны тормышка ашыру өчен...

Сирәк очрый торган һөнәр ияләренә багышланган рубриканы башлыйбыз. Аны "Аэрофлот" компаниясендә стюардесса булып эшләүче Эльвира Чукова ача. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр аша аның белән элемтәгә керде.
- Эльвира, син ничек стюардесса булдың?
- Балачакта кем булырга хыялланасың, дип сорасалар, һәрвакыт "стюардесса" дип җавап бирә идем. Хыялымны тормышка ашыру өчен тырышып чит телләр өйрәнергә керештем. Беренче мәктәптә инглиз теле дәресләре минем өчен яхшы база булды, шулай ук Балалар иҗат үзәгенә йөрдем. Аннан Чаллы педагогия институтының чит телләр факультетына укырга кердем. Узган ел һөнәр сайлау мәсьәләсе алга килеп басты. Мин "Аэрофлот" компаниясенә анкетамны җибәрдем. Ике көннән әңгәмәгә чакыру килде. Билетка акчаны әти-әнием бирде. Иртәнге алтыда Мәскәүгә килеп төштем, тугызда әңгәмәгә кердем.
- Кастинг үтү кыен булдымы?
- Тышкы кыяфәт (кызларның буе 160 сантиметрдан ким булырга тиеш түгел, ә минем буем - 162 см), шулай ук чит тел белү дә бәяләнде. Үзем, мавыгуларым, кайларда булуым, белемем һ.б.лар турында сөйләвемне үтенделәр. Ике вакансиягә 60 кеше дәгъва белдерде. Азактан безне компания җитәкчелегенә күрсәтү өчен фотога төшерделәр һәм нәтиҗәләрне телефон аша хәбәр итәчәкләре турында әйттеләр. Сайлануым турында белгәч, мин бик шатландым.
- Укулар ничек үтте?
- Укулар башланганчы медицина тикшерүе үтү мәҗбүри шарт булды. Медкомиссия күрү дәрәҗәсенә аеруча таләп куя, ул бик яхшы булырга тиеш, юкса эшкә алмыйлар. Аннан ике айлык курслар башланды. Без иртәдән кичкә кадәр шөгыльләндек. Фәннәр күп: инглиз теле, очу куркынычсызлыгы, сәүдә, борттагы сервис һ.б.лар. Медицина буенча дәресләр бигрәк тә истә калды, анда безне төрле хәлләрдә үзеңне тотарга, хәтта йөкле хатынга бала тудыруда ярдәм итәргә өйрәттеләр. Аннан ике атна практика үттем, самолетта стажер буларак очтым. Йомгаклау имтиханыннан соң алга - күккә!
- Очышлар ничек үтә, шул турыда сөйләсәң иде.
- Миңа "Аэробус" семьялыгы самолетларында очарга рөхсәт бирелде, алар кыска арага - алты сәгатькә кадәр юлда очалар. Баштарак Россия буйлап очтым: Кемерово, Омск, Абакан, Сочи, Краснодар. Мисал өчен, Абаканга биш сәгать очабыз. Аннан бер тәүлек ял һәм кабат рейска. Хәзер мин нигездә Европа рейсларында эшлим: Германия, Франция, Италия, Испания, Австрия. Бер самолетка уртача 4-6 бортпроводник хезмәт күрсәтә. Коллектив нигездә яшь, әмма егерме ел стажы булган тәҗрибәле коллегалар да бар. Безнең эштә сабырлык, түземлек, коммуникабельле була белү кирәк. Һәр рейс - төрле кешеләр, күп аралашу. Телейолдызлар еш оча, алар бик аз аралаша. Күбрәк йоклап баралар. Дима Билан, Григорий Лепсны һ.б.ларны күрдем, күптән түгел Александр Ревва белән фотога төштем.
- Очу вакытында куркытмыймы? Синең эшеңә якыннарың нинди мөнәсәбәттә?
- Самолет - иң куркынычсыз транспорт төре. Бездә шулай шаярталар: бер елга авиаһәлакәтләргә караганда ава торган агачлардан күбрәк кеше үлә. Бәлки, стюардессаларга 70 көн отпуск ялы бирелү юкка түгелдер. Рейсларда булганда яраткан шәһәремне сагынам, күңел өйгә тарта, шунлыктан Менделеевскига әти-әнием янына ешрак кайтырга тырышам. Алар минем эшем шундый булуга ияләштеләр кебек инде. Ләкин һәркайсы минем өчен борчыла. Әнием яңалыклар карый һәм шунда ук миңа шалтыратып исән-саулыгымны белешә. Әтием үзем барган илләрдән символикалы футболка алып кайтуымны сорый. җирдә сине якыннарың, туганнарың яратып көтүен аңлау күңелгә рәхәтлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Сирђк очрый торган џљнђр