Фермерлар ничек көн күрә
Заманалар үзгәреп, базар икътисады мөнәсәбәтләре кеше тормышында көннән-көн киңрәк җәелгән вакытта, авыл халкы үзмәшгульлеген оештыруга җитди якын килде. Тойгуҗа авылында яшәүче Хәбибрәхимовлар гаиләсе дә фермер хуҗалыгы оештырды.
Гаилә башлыгы Рудик - уңган, булган, төпле фикерле, теләсә нинди техниканы иярли ала. Ә хуҗабикә Эльвира кечкенәдән эштә чыныгып үскән, тәвәккәл, нәрсәгә тотынса,...