Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Фермерлар ничек көн күрә

Заманалар үзгәреп, базар икътисады мөнәсәбәтләре кеше тормышында көннән-көн киңрәк җәелгән вакытта, авыл халкы үзмәшгульлеген оештыруга җитди якын килде. Тойгуҗа авылында яшәүче Хәбибрәхимовлар гаиләсе дә фермер хуҗалыгы оештырды. Гаилә башлыгы Рудик - уңган, булган, төпле фикерле, теләсә нинди техниканы иярли ала. Ә хуҗабикә Эльвира кечкенәдән эштә чыныгып үскән, тәвәккәл, нәрсәгә тотынса,...

Заманалар үзгәреп, базар икътисады мөнәсәбәтләре кеше тормышында көннән-көн киңрәк җәелгән вакытта, авыл халкы үзмәшгульлеген оештыруга җитди якын килде. Тойгуҗа авылында яшәүче Хәбибрәхимовлар гаиләсе дә фермер хуҗалыгы оештырды.
Гаилә башлыгы Рудик - уңган, булган, төпле фикерле, теләсә нинди техниканы иярли ала. Ә хуҗабикә Эльвира кечкенәдән эштә чыныгып үскән, тәвәккәл, нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп башкара, үҗәт. Бухгалтерлар курсын тәмамлап, хуҗалыкта тәҗрибә туплаган. Үз эшләрен ачканнан соң, белгечлеген исәп-хисап алып баруда файдалана.
Эльвира Краснодар краеның Ростов өлкәсендә туган. Әтисе Илдус чыгышы белән Тойгуҗадан. Гаилә 1985 елда Песәй авылына кайтып төпләнә. Эльвира Тойгуҗа егете Рудикка кияүгә чыга.
"Дуслык" колхозы таркалып, авылда эш калмагач, Хәбибрәхимовлар гаиләсе алдына "Ни белән шөгыльләнергә?" дигән сорау килеп баса. Үзмәшгульлекне оештыру өчен дәүләттән 58 меңнән артык акча алалар.
- Шул акчага ике сыер алдык. Аларны кул белән сава идем. Сарай да кечкенә. Аннан терлекләрнең баш санын арттырдык - тагын дүрт савым сыер өстәлде, - дип сөйли Эльвира.
Малларны ашатырга да кирәк. Хуҗалыкны үстерүгә дәүләт биргән кредитка комбайн, йөк машинасы, трактор, чәчкеч, культиватор һәм башкасын алалар. Авыл читендә элеккеге ат абзары урынында үз көчләре белән зур булмаган терлек фермасы җиткерәләр. 56 гектар мәйдандагы пай җирендә иген үстерәләр. Быелгы кышны уңышлы үткәрү өчен печәнне җитәрлек әзерләгәннәр. Ашлык үзләренеке, саламны соңрак алып кайтачаклар.
Бүгенге көндә фермер хуҗалыгында 25 баш мөгезле эре терлек, шул исәптә - 11 савым сыер. Нәселле үгезләре һәм симертергә яшь маллары да бар. Саву аппараты да булдырганнар, сөтне Удмуртиягә тапшыралар.
Фермер буларак хуҗалык итүдән табыш әлләни зур түгел. Рудик машинасында йөк күчерү һәм ташу белән дә шөгыләләнә. Бер шофер һәм бер тракторчыны эшкә алганнар, ферма тирәсендә ике булышчылары бар.
Кызлары Гөлчәчәк белән Камилла үсеп киләләр, алар йорт эшләрендә әниләренең төп ярдәмчеләре. Авылда балалар бакчасы һәм мәктәп булмау борчу тудыра. Нигездә урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр яшәүче торак пунктларның аермалы үзенчәлеге бу. Районның иң ерак авылында эш булмаганлыктан, яшьләр биредә калмый. Хәбибрәхимовлар киләчәктә бәлки тормыш уңай якка үзгәрер дигән өмет белән яши.
Фермаларының бер ягында наратлык, икенче якта - елга. Табигатьнең гүзәл почмагына ничек сокланмыйсың! Бигрәк тә җәй көне.
- Һәр көнне иртән һәм кичен малларым янына килгәндә, яшь наратлар шаулавын тыңлыйм. Кичләрен аларның хуш исе әйләнә-тирәгә тарала, бигрәк тә җылы яңгырдан соң, - ди Эльвира.
Әйе, туган якның әремнәре, хәтта бәрәңге бакчасы да күңелгә якын. Алар белән хозурланырга авыл кешесенең вакыты гына юк. Эльвираны да өендә дә, фермада да бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр көтә. Хәбибрәхимовлар төшенкелеккә бирелмиләр, алга куйган максатларына ышанычлы баралар.
Мәдинә Григорьева
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тойгуќа

2
X