Турайда күпфункцияле үзәк булачак
Агымдагы елның гыйнварында башланган төзелеш инде ахырына якынлаша.
- Объектны август башына куллануга тапшырырга планлаштырабыз, - ди "Кама" ТК подряд оешмасы прорабы Максим Закиров. - Хәзер эчке бизәү эшләре бара.
Төзелештә 27 кеше хезмәт куя - балта осталары, бизәүчеләр, штукатур-буяучылар.
- Бүген клуб өчен сәхнә куячакбыз, - ди киң профильле...