Агымдагы елның гыйнварында башланган төзелеш инде ахырына якынлаша.
- Объектны август башына куллануга тапшырырга планлаштырабыз, - ди "Кама" ТК подряд оешмасы прорабы Максим Закиров. - Хәзер эчке бизәү эшләре бара.
Төзелештә 27 кеше хезмәт куя - балта осталары, бизәүчеләр, штукатур-буяучылар.
- Бүген клуб өчен сәхнә куячакбыз, - ди киң профильле...
Агымдагы елның гыйнварында башланган төзелеш инде ахырына якынлаша.
.jpg)
.jpg)
- Объектны август башына куллануга тапшырырга планлаштырабыз, - ди "Кама" ТК подряд оешмасы прорабы Максим Закиров. - Хәзер эчке бизәү эшләре бара.
Төзелештә 27 кеше хезмәт куя - балта осталары, бизәүчеләр, штукатур-буяучылар.
- Бүген клуб өчен сәхнә куячакбыз, - ди киң профильле белгеч Радик Мингалиев. - Мин объектта эшләр башланганнан бирле: стеналарны күтәрдем, электр чыбыклары үткәрергә, идән җәяргә ярдәм иттем. Сәхнә өчен кирпечтән нигез инде әзер, төшке ялдан соң балта эшләрен башлыйбыз, ә иртәгә стеналарны буяуга керешәчәкбез. Территорияне төзекләндерү йомгаклау этабы булачак.
КФҮдә клуб, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты, фельдшер-акушерлык пункты урнашачак.
Төзелеш "Авыл клублары" республика программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла, бу максаттан тугыз миллион сум акча үзләштерү планлаштырыла.
Нет комментариев