Укучыгазета тег белән яңалыклар
-
Яхшы якка үзгәреш күренә
Менделеевск районы башлыгы Игорь Анатольевич Привалов эшли башлаганның беренче көннәреннән хезмәт ветераннарының зирәклегенә һәм тәҗрибәсенә таянды, шуның белән җәмәгатьчелек хөрмәтен яулады. Район җитәкчесенең эшчәнлегенә халык бәя бирә, аның шәһәрне төзекләндерүгә, инфраструктураны үстерүгә, яңа эш урыннары булдыруга омтылышын күрә. Мәгариф, мәдәният, спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, 4...
-
Тукталыш кирәк
Җәй көне булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автовокзал каршындагы автобус тукталышы павильоны зыян күрде, аны алырга туры килде. Хәзер транспорт көтүче кешеләр ачык урында тора, җил-яңгырдан качарга урын юк. Шәһәр власте бу проблеманы игътибарсыз калдырмасын иде. Р.Яруллин
-
Туганлык элемтәләрен торгызырга телибез
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! 2012 елның 25 маенда Химиклар көненә басылган "Завод династиясе" мәкаләсендә Р.Шәрәфиева Гудовских, Карповлар, Отрыганьевлар династияләре турында язган иде. Марина Николаевна Гудовскихның әнисе Валентина Сергеевна - 30 нчы елларда гаиләсе белән Горький өлкәсенең Дзержинск шәһәренә күчеп киткән минем бабам Александр Петрович Отрыганьевның туганы Сергей Петровичның кызы. Бабамның абыйлары,...
-
Күршеләр зыян күрә
Шәһәрдә яшәүче мәче асраучы күп хуҗалар гомуми торакта яшәү кагыйдәләрен үтәмиләр. Үзләренең йорт хайваннары артыннан подъездларны җыештырмыйлар. Күршеләре зыян күрергә, шул миазмаларны иснәргә, йомышларын йомышлаган урыннарны әйләнеп узарга тиеш. Аерым йомшак күңелле, мәрхәмәтле кешеләр хуҗасыз мәчеләрне ашаталар. Беренче карашка, изге эш башкаралар кебек, икенче яктан, санитария таләпләрен бозалар - катлар...
-
Хәтер һәм уйлар
Еллар узган саен, хәтер табиблар - чын шәхесләр белән эшләгән вакытны искә төшерә. Алар арасында - Бөек Ватан сугышында катнашучылар стоматолог, шифаханә мөдире Евгений Павлович Бетгер, терапевт, патологоанатом, Кызыл Хаҗ җәмгыяте рәисе, почетлы донор Александр Николаевич Клунок, терапевт, шифаханә мөдире Лариса Евгеньевна Петухова. ТАССРның атказанган табибы, инфекционист, баш табиб булып...
-
Караңгылык патшалыгында яшибез
Редакциягә Камаш поселогының Шакиров урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. - Биредә алты ел яшибез, - дип сөйли Тихоненко гаиләсе. - Ләкин урамны яктырту ничек булмады, һаман да юк. Күп гаиләләрдә кечкенә балалар бар, караңгыда балалар бакчасына, мәктәпкә барабыз, караңгыда кайтабыз - бу хәл көздән башлана. Яшәүчеләр сүзләренчә, юл ерганаклардан гына тора...
-
Уңыш дәресе
12-14 декабрьдә 1 нче мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен "Уңыш дәресе - белсәң, өйрәт" акциясе үтте. Дәресне һөнәри, иҗтимагый, иҗади эшчәнлекләрендә сизелерлек уңышларга ирешкән төрле еллар чыгарылышлары үткәрде. Очрашуга район больницасының хирург-табибы Александр Антонов, китапханәче Рәзинә Галиева, "Л.Я.Карпов исемендәге химзавод" ААҖнең кадрлар мәсьәләсе буенча директор урынбасары Светлана Гижирова, табиб-бактериолог Наилә...
-
Аларга сатып алучылар кирәкме?
Узган ялларда саф һава суларга чыктым, берочтан кибетләрдә дә йөрергә. Берничә сәүдә ноктасында булгач, шундый фикергә килдем - безнең сатучыларга сатып алучылар кирәк түгел, алар хезмәт күрсәтү культурасының нәрсә икәнен дә белмиләр. Тагын аларның мөнәсәбәтен ничек аңлатасың? Мәсәлән, газеталар бүлегендә яраткан журналымны сорыйм. Сатучы миңа ян-ягы белән утыра, теләмичә генә...
-
Лаеклы истәлек?
Безнең урам 30 елдан артык атказанган табиб, өлкән буын вәкилләре хөрмәт иткән бондюглы Ефим Николаевич Чоловский исемен йөртә. Ләкин урамның исеме күрсәтелгән табличка үзбелдек белән кулдан язылган - үзегез күрәсез. Без, Чоловский урамының 4 нче йортында яшәүчеләр, лаеклы кеше турында истәлекнең цивилизацияле кыяфәт алуын теләр идек. Хәтергә нигә үлән үсә?...