Фермер – ул яшәү рәвеше
Зыряновлар фамилиясе Менделеевскида популяр санала. Катлаулы яшәеш хәленнән чыгу юлын таба белүче якташларыбызның зур һәм тату гаиләсе турында бер генә мәртәбә булса да ярдәм һәм киңәш сорарга туры килгән күпләр беләдер.
- Әти-әни безне кечкенәдән хезмәттә күнектерде. Гаиләбез ишле булды. Эне һәм сеңелләрем белән без унбер бала. Мин иң өлкәне....