Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Фермер – ул яшәү рәвеше

Зыряновлар фамилиясе Менделеевскида популяр санала. Катлаулы яшәеш хәленнән чыгу юлын таба белүче якташларыбызның зур һәм тату гаиләсе турында бер генә мәртәбә булса да ярдәм һәм киңәш сорарга туры килгән күпләр беләдер. - Әти-әни безне кечкенәдән хезмәттә күнектерде. Гаиләбез ишле булды. Эне һәм сеңелләрем белән без унбер бала. Мин иң өлкәне....

Зыряновлар фамилиясе Менделеевскида популяр санала. Катлаулы яшәеш хәленнән чыгу юлын таба белүче якташларыбызның зур һәм тату гаиләсе турында бер генә мәртәбә булса да ярдәм һәм киңәш сорарга туры килгән күпләр беләдер.
- Әти-әни безне кечкенәдән хезмәттә күнектерде. Гаиләбез ишле булды. Эне һәм сеңелләрем белән без унбер бала. Мин иң өлкәне. Әтиебез Сельхозхимиядә тракторчы булды. Әти-әни йортында маллар бетеп тормады. Без терлекләрне чиратлап көттек һәм аның бернинди авырлыгын тоймадык, - ди фермер Евгений Зырянов.
19 февральдә узачак Татарстан фермерларының XI съезды алдыннан без районда фермер хуҗалыклары башлыкларының яшәеше турында сөйләргә булдык.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Нурия Сәйфетдинова сүзләренчә, районда төрле юнәлештә эшләүче 42 КФХ исәпләнә.
- Әле ун ел элек кенә фермерлар бармак белән генә санарлык иде. Базар икътисады дулкыннары буйлап ялгыз йөзәргә җөрьәт итүчеләр аз булды. Бүгенге көндә хуҗалык итүнең кече формалары азык проблемасын хәл итүгә сәләтле җитди җитештерүче көч булуын ышаныч белән дәлилли, - диде Нурия Мөкәрәмовна.
Зыряновларның гаилә фермасы эшчәнлеге аның сүзләрен ачык раслый.
Евгений Евдокимовичның хезмәт биографиясе автошәһәрнең вентиляция предприятиесе белән бәйле, ул анда берничә дистә ел эшләгән.
90 нчы еллар азагында алар хатыны һәм улы белән шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру идеясен күздә тотып, кече ватаннарына кайталар. Бондюгта иске йорт алалар һәм аны төзекләндерүгә керешәләр, ярты ел да үтми, хуҗаның алтын куллары яңа ике катлы йорт төзергә керешә, бүгенге көндә анда яшәү өчен барлык уңайлыклар бар.
- Безнең хуҗалык бер сарык бәрәненнән башланды. 16 елдан соң фермер булырбыз һәм сарык үрчетү белән ныклап шөгыльләнербез дип уйламадык, - дип сөйли Евгений Зырянов. - Җирдә эшләргә теләгән кешегә дәүләт шартлар тудырды. Татарстанда эш башлаучы фермерлар өчен күп программалар гамәлгә кертелде. Узган елда "Гаилә терлекчелек фермасы" һәм "Лизинг-грант" программалары буенча Рөстәм Галәмов һәм баш бухгалтер Светлана Трошинаның кирәкле документларны рәсмиләштерүдә күрсәткән йогынтысы ярдәмендә 266 мең сумлык субсидия алдык, шуның 30 проценты - кире кайтарырга кирәк булмаган дәүләт ярдәме. Шул акчаларга терлекләр өчен бина төзедек, "Газель", печән пресслау һәм җыю-чабу, әйләндерү, сугу җиһазы белән МТЗ-92 тракторы, дискатор-культиватор сатып алдык.
Киләсе елга үз көчебез белән җыелган уңыш терлекләр ихтыяҗын тулаем канәгатьләндерергә җитәр дип уйлыйм.
- Ни өчен авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең бу юнәлешенә өстенлек бирергә булдыгыз? - дип сорыйм аннан.
Евгений бик теләп җавап бирә:
- Бүгенге көндә сарыкчылык яңартыла. Йорт шартларында сарык үрчетүнең өстенлекләре шактый. Аларны тәрбияләү катлаулы түгел һәм махсус рацион белән ашату кирәкми, 145 көннән үрчем бирә. Хәзер безнең гаиләбез көтүендә 300 баш саулык бәрән һәм сарыклар. Безнең яраткан кәҗәләр дә бар. Кәҗәләрне бары тик үзем савам.
Бу эштә ярдәм итү максатында тәкъдим ясаган хатыныма һәрвакыт җитди итеп әйтәм: "Имчәк тарту хатын-кыз эше түгел".
Йорт хуҗабикәсе гаилә башлыгына иш килгән.
- Минем хобби - бакчада эшләү, - дип сүзгә кушыла Галина Николаевна.
Евгений Евдокимович үз куллары белән ясаган иркен теплицада иртә яздан редис, яшел суган, салат өлгерә. Базарда Галина Николаевна беренче булып менделеевлыларга сусыл витаминлы продукция тәкъдим итә.
Тынгы белмәс әти-әнисе белән бергә җигелеп уллары Артём да эшли. Кызлары гаиләсе белән Чаллыда яши. Әмма кем белә, бәлки кайчан да булса аларны да язмыш Менделеевскига кайтарыр. Әти-әниләре хуҗалыгында эш-мәшәкать һәркемгә җитәрлек.
Фермерларның оптимизмына сокланырга гына кала.
- Планда - терлекләр санын арттыру, ферма һәм чишмә территориясен төзекләндерү, - ди Евгений Евдокимович.
Ә без, табигатьнең матурлыгына хозурланып, ихластан фермер өлкән Зыряновлар гаиләсенә сәламәтлек, уй-хыялларын гамәлгә ашыру өчен көч һәм энергия телибез.
Кәҗә (Сарык) елы аларның гаилә бизнесын үстерү өчен имин булсын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Зыряновлар