Илсөяр – димәк, яраттыручы
1 нче балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе, 35 ел эш тәҗрибәсе булган педагог, искиткеч ханым һәм әни Илсөяр Мөхтәева бүген 55 яшьлек юбилеен билгели.
Һөнәре дөрес сайланган
Хатын-кызның язмышында «ике бишле» барлыкка килү иң гүзәл мизгел. Һәм, шунысы мөһим, безнең героебыз тормышында төп аспектлар — эш, гаилә, мавыгулар дөньясы. "Светлячок«та Илсөяр Сәяровна турында һөнәрдәшләре, ата-аналар, балалар соклануларын яшермичә сөйлиләр. Һәр иртәне сабыйлар колач җәеп каршы алучы яраткан тәрбиячеләре янына йөгерәләр һәм көн дәвамында Илсөяр апалары алар өчен йөрәк җылысы бирүче, тынгысыз тулы бер җиһан булып санала.
— Миңа үз һөнәремә һәм балаларга гашыйк. Алар өчен үзеңне «икенче әни» итеп тою күңелгә шундый рәхәт, — ди Илсөяр Сәяровна. — Эшемдә, әйтерсең, бала чагыма кайтам. Еллар узган саен һөнәремнең дөрес сайлануын гагын да ныграк аңлыйм.
Хөрмәт һәм ышаныч
— Безнең эш, балдаклар җыелмасы чылбыры сыман — тәрбияче, балалар һәм ата-аналар, — дип саный бакча мөдире Елена Локтева. — Бары тик яхшы элемтә, дуслык, үзара аңлашу эшчәнлекнең нәтиҗәсен күрсәтә. Илсөяр Сәяровна — ярдәмчел, изге күңелле, алтын куллы иҗади кеше. Ул безнең лидер, яшьләрнең остазы, бай тәҗрибәле тәрбияче. Хезмәттәшебез «Ел тәрбиячесе» район бәйгесендә ике тапкыр призёр булды, бүләкләре бихисап. Иң мөһиме — аның күпсанлы проектлары, онытылмаслык бәйрәмнәре, методик эшләнмәләре, иҗади эшләре, бай фантазиясе учреждение тормышын бай һәм мавыктыргыч итә. Кул астындагыларга ошасаң гына алар сине үз дөньясына кертә.
Истәлекләр
Тәрбияче булу теләге Илсөярдә балачактан ук ярала. Химзавод аппаратчысы Сәкинә Абзалова гаиләсендә үскән бердәнбер кыз балалар белән булырга ярата, күрше-тирә кызлар һәм малайлар белән «бакчалы» уйный. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 3 нче балалар бакчасы бусагасын атлап керә (гимназия бинасы), баштарак бала караучы вазифаларын башкара, Түбән Кама педучилищесында читтән торып тәрбиячелеккә укый. Әлеге һөнәргә мәхәббәтне кызда сыйныф җитәкчесе Фаина Сәлаховна Скобелкина уята, дүртенче сыйныфтан тел укытучысы аның кумиры була. Химиядән Мактау грамотасы һәм яхшы билгеләр белән мәктәпне тәмамлау Илсөяр алдында башка перспективалар да ача, ләкин педагогикага булган мәхәббәте җиңә. Әлеге юнәлешне сайлавына ул бервакытта да үкенми.
Гаилә бәхете
Илсөяр 1982 елда туганы Ринатны армиягә озату кичәсендә демобилизацияләнеп кайткан Газинур Мөхтәев белән таныша. Бу бер күрүдә туган мәхәббәт була һәм гомер буена дәвам итә. Узган елның 5 августында күркәм пар энҗе туйларын билгеләде. Шулай туры килә — Газинур да әти-әнисенә бердәнбер бала була, шуның өчен зур гаилә турында хыяллана. Уртак ниятләрен тормышка ашыралар, тиздән бәхетле парның беренче балалары Рузәл дөньяга килә., Түбән Кама медучилищесын кызыл дипломга, соңрак Пермь медицина академиясен тәмамлап, бүгенге көндә ул Түбән Кама район үзәк больницасында офтальмолог булып эшли. Реваль һәм Резеда шулай ук әти-әниләренең горурлыгы. Уллары, аның җилкәсендә Әлмәт физкультура техникумы, «Алабуга» икътисадый зонасында оператор белгечлегенә өстенлек биргән. Кызлары, югары икътисадый белем алып, төзелеш фирмасында әйдәп баручы белгеч вазифасында. Уллары дүрт онык бүләк иткәннәр. Бәйрәмнәр һәм ял көннәрендә зур һәм тату гаилә җылылык һәм нур чәчүче ата йортына җыела.
Матурлык тудыручы
Илле яшькә кадәр Газинурның хезмәт көннәре, белгечлеге буенча электрик, химзавод белән бәйле була, хәзер ул автокала таможнясында эшли. Сменалы графигы аңа хуҗалыкта бакчачылык, чәчәк, яшелчә, җиләк- җимеш үстерүче хатынына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Мөхтәевларның гаилә куышын төрле розалар, лилияләр, лаләләр һәм башкалар бизи. Ләкин Илсөяр ханымның иң яраткан чәчәге — ак гортензия. Ул якыннарын камыр ашлары, аеруча милли ризык — бавырсак һәм чәк-чәк белән сыйларга ярата.
— Мин мавыгучан кеше, яңа эш, табигать көчләре мине үзенә җәлеп итә, — ди әңгәмәдәшем. — Мисал өчен, бервакыт кулыма тукыма кисәге алдым, бераз фантазиямне эшкә җиктем, курчакка купшы күлмәк килеп чыкты. Шулай итеп курчаклар әзерли башладым. Быел аларны үземнең алты чыгарылышыма истәлеккә бүләк иттем, шатландылар.
Останың мавыгулары арасында — оригами, әвәләп ясалган әйберләр, макраме, чәчәкләр, яраксыз материалдан эшләнмәләр ясау һәм башкалар, алар үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә шатлык бирә.
Гаилә тотрыклыгы өчен
Күзләрендә очкыннар балкучы һәм елмаюлы карашлы Илсөяр Мөхтәеваны «Посёлок» территориаль-иҗтимагый Советы эгидасында узган чараларның актив катнашучысы буларак посёлокта күбесе белә. ТИС рәисе, әлеге язманың инициаторы Екатерина Кузнецова үз янәшәсендә шундый креатив, ярдәмчел, актив кешеләр яшәвенә чиксез шат.
— Илсөяр Сәяровна — гаиләсе, оныклары, киленнәре белән чаңгы ярышларында, бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнаша. «Россия чаңгы юлы«нда әлеге гаилә ел саен призлы урыннар яулый. Ире гармунда уйный, бергәләп җырлыйлар, озак еллар завод үзешчән сәнгатендә катнашалар, «Әби белән бабай» бәйгесе номинациясендә ике мәртәбә җиңү яуладылар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район башлыгы Валерий Чершинцев аларга үрнәк гаилә буларак Рәхмәт хаты тапшырды. Бу Мөхтәевлар өчен чик түгел дип ышанам.
Педагог һәм әнинең планнары зурдан, чөнки ул һәрвакыт өйдәгеләрне һәм бакчада тәрбияләнүчеләрне ачышлары белән шатландырырга әзер. Юбилярга гаилә бәхете, иҗат уңышлары, мәңге яшь булуын телибез.
Рәсемдә: Илсөяр Сәяровна оныгы белән
Фото Мөхтәевларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев