Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Тормышның уңышлы траекториясе

Юбилей көннәрендә һәр кеше, узган тормыш юлын барлап, уйларга бирелә – дөрес яшәгәнме ул? 60 яшен билгеләүче якташыбыз Николай Стахеев та искәрмә түгел.

Тормышның беренче томы
Юбилее алдыннан Николай Леонидович турында язу инициативасы белән безгә «Посёлок» ТИС рәисе Екатерина Кузнецова мөрәҗәгать итте.

– Бу кеше тирән хөрмәт һәм мактауга лаек, – дип билгеләде ул, – дүрт дистә ел дәвамында берөзеклексез намуслы хезмәт куйды, күршеләргә һәм яшь буынга үрнәк, һәркемгә ярдәм итәргә әзер, игелекле гамәлләрен санап бетерерлек түгел.

Н.Стахеев Менделеевскида туган, ихтыяҗлы ир-ат һөнәрен сайлаган – тракторчы, шофёр. Дүртенче мәктәптә, соңрак кичкедә тормыш зирәклекләренә өйрәнә. Аннан соң халык хуҗалыгының барлык өлкәләре өчен белгечләр әзерләүче Алабуга һөнәр училищесына укырга керә. Хәрби хезмәткә алынганчы, Николай «Тойминский» җәнлек совхозында эшләргә өлгерә. Армия чыныгуын 70 нче елларда Балтыйк буендагы десант гаскәрләрендә ала. Туган ягына кайткач, йөк төягеч йөртүчесе сыйфатында кабат химзаводның автотранспорт цехы завод проходное бусагасын атлап керә.

Булдыручы
«Булганнан бар да була», – диләр бер эштән дә курыкмаучы кеше турында. Николай Стахеев, кайда гына хезмәт куймасын – заводта ГАЗ-53 шофёры, ветеринария шифаханәсендә, элемтә предприятиясендә, торак-коммуналь хуҗалыкта, Водоканалда, «Татгазэнерго»да, үзен шулай тәкъдим итә

– Ихтыяҗлы белгечлеккә ия булу яхшы хезмәт хакы алу һәм аякта нык басып торуга китерә, – дип уртаклаша Николай Леонидович, үз һөнәренә горурлык хисләрен белдереп.

– Теләсә кайсы коллективта уңган-булган, башка кеше булдыра алмастайны эшли белүче кешеләрне хөрмәт итәләр. Нинди эшкә алынмасын, барысын да күңел биреп башкара. Яхшы сүз һәм эш белән ярдәм итү – бу аның тормыш кагыйдәсе, – ди аның турында Екатерина Максимовна.

Юбиляр хәзер «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ филиалында кизү тору машинасы йөртүчесе булып хезмәт итә.

Мәхәббәт яшәгәндә
Н.Стахеев тормышның төп кыйммәте гаилә дип саный. Аның тылы – ныклы, ышанычлы тормыш иптәше Любовь Геннадьевна өйдә уңайлы мохит тудыра. 7 июньдә бу күркәм пар көмеш туйларын билгеләячәк. Аларның икесе өчен дә бу икенче никах, уртак балалары алты, өчесе – үзләрененеке. Болар шартлы бүлү генә – кызлар һәм улларының барысын да алар бертигез күрәләр. Һәр шимбәдә кунакчыл йортларында балалары һәм сигез оныгы җыела (17ләп кеше була). Әтиләре эзеннән баручы уллары Николай, Павел һәм Денис транспорт йөртәләр, Денис үз эшен дә ачкан. Любовьның кызы 28 яшьлек Альбина белеме буенча әдәбият фәне укытучысы. Ксения 1 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм читтән торып башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген ала. Юлия медицинаны сайлаган, Можга медучилищесында укый. Дарья – беренче сыйныфта. Элек пешекче булып эшләгән Любовь Геннадьевна өйдәгеләрне кулинар осталыгы белән сөендерә, яраткан ризыклары – «флотча макарон». Бүгенге көндә 46 яшьлек Л.Стахеева шәхси сак предприятиесендә җаваплы эш үти, буш вакытын якыннарына бирә.

«Изгелек кылып яшәргә»
Бу гыйбарәгә безнең язмабыз герое гомере буена тугры булып яши. Кешеләргә ярдәмчел, аларның хәленә керә белү, мохтаҗларга ярдәм итү һәм алар турында кайгырту гаиләдә буыннан-буынга күчә. Алар бүген дә ихтыяҗлылар.

– Күршебез Николай Стахеев игелекле гамәлләрне ихластан кыла. Ул изгелек эшләү “сүзсез” генә булырга диеш дип саный, – ди Нина Анатольевна Щербакова. – Кышын ишегалдына чыгам, анда кар ишек алдыннан урамга кадәр чистартылган була. Рәхмәт әйтә башласаң, Николай елмая гына, юмор белән җавап кайтара. Ул чын ир-ат, эш сөючән, бер гаилә кебек дус-тату яшибез. Тормыш иптәше да аңа тиң – уңган хуҗабикә, йорт янындагы 20 сутый бакчаларында бар эшне дә бергәләп җиң сызганып башкаралар. Күп итеп кышка җиләк-җимеш, яшелчә запаслыйлар.

Аның белән җиңел
Екатерина Максимовна, Н.Стахеевның тыйнаклыгын белеп (ул үзе турында сөйләргә яратмый), тәртип һәм чисталык яклы булуын, үз балаларын гына түгел, башкаларны да яратуын һәм аларны кайгыртуын билгеләде. Бөтен эшкә оста шәхси инициативасы буенча йорты янында балалар мәйданчыгы булдырды, анда тирә-юньнән кызлар һәм малайлар уйнарга җыелалар.

– Стахеевлар кебек кешеләрнең бирегә килеп урнашуы минем өчен куанычлы, – дип ассызыклады Е.Кузнецова. Игелеклелек, эчкерсезлек, тирә-юньдәгеләр турында кайгырту – бу җәмгыятьнең һәм һәр кешенең рухи яктан баюының төп күрсәткечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев