Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Тылсымлы куллы, нурлы йөзле шәфкать туташы

8 нче "Сандугачым" балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Гөлзирә Гыйләҗева 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе ачылуның беренче көннәреннән үк биредә хезмәт куюына октябрьдә 34 ел булачак. - Бакчада 143 бала тәрбияләнә, кызлар һәм малайларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, айлык һәм еллык сәламәтләндерү планнарын төзибез. Алар нигезендә иртәнге зарядка...

8 нче "Сандугачым" балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Гөлзирә Гыйләҗева 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе ачылуның беренче көннәреннән үк биредә хезмәт куюына октябрьдә 34 ел булачак.
- Бакчада 143 бала тәрбияләнә, кызлар һәм малайларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, айлык һәм еллык сәламәтләндерү планнарын төзибез. Алар нигезендә иртәнге зарядка вакытында, саф һавада йөргәндә, йокыдан соң уен формасында дөрес итеп сулыш алу, көн саен прогулкалар оештыру, яланаяк йөрүләр ("Сәламәтлек юлыннан" программасы) каралган. Шулай ук йокыдан соң тиешле дәрәҗәдә юыну, аяк табанын боз кисәге белән ышку күздә тотыла. Тамак авыруларын кисәтү өчен, ашаганнан соң авызны кайнар су, тырнак гөл сыгынтысы, фурацилин белән чайкау яхшы нәтиҗә бирә. Витаминнар куллану, урамга чыкканда борынга оксолин мазе сөртү, атнага бер мәртәбә бүлмәләрне кварцлау сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, - дип эш тәҗрибәсе белән уртаклаша Гөлзирә Хилаловна.
Бакчада тәрбияләнүче балаларны юкә чәчәге, файдалы үлән чәйләре, лимон һәм сарымсаклы эчемлекләр белән профилактикалау да отышлы.
- Декабрь-гыйнвар айларында сабыйлар арасында салкын тиеп авыручылар булмады диярлек, мартта аларның саны сизелерлек артты, ләкин тиз арада дөрес дәвалау алымнарын кулландык. Без ел дәвамында кайсы айда нинди авыруларны профилактикалау отышлы икәнен күзәтеп барабыз. Киләсе ел өчен сәламәтләндерү планы төзегәндә әлеге күзәтүләргә нигезләнәбез, - дип дәвам итә шәфкать туташы. - Баланың сәламәтлегенә витаминлы ризыклар куллану зур роль уйный. Көнлек менюда болар да исәпкә алына. 3, 6, 7 яшьтәге балалар медицина күзәтүе уза, бу эш безнең контрольдә. Һәр көнне төркемнәрдә булып, балаларның сәламәтлеге белән кызыксынабыз, чисталыкны тикшерәбез.
Әгерҗе районының Татар Шаршадысы авылында туып үскән Гөлзирә 8 нче сыйныфтан соң Минзәлә медицина училищесында шәфкать туташы белгечлеге ала. Юллама буенча Красный Бор больницасында өч ел хезмәт куя. Гөлзирә Хилаловнаның Рифкат Сибгатович белән гаилә корып Менделеевскида яшәүләренә 39 ел. Рифкат "Таттелеком" оешмасында кабельчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Уллары Руслан һәм Марат Алабугада эшлиләр. Гыйләҗевларның иң зур шатлыклары - ике оныгы.
Бакча мөдире Гөлнара Гудовская сүзләренә караганда, коллегасы коллективта һәм ата-аналар арасында зур хөрмәткә ия.
- Сәламәтлек буенча күрсәткечләр яхшы. Гөлзирә Хилаловна җаваплы, тыйнак, намуслы, үз эшенә бирелгән, - ди Гөлнара Сәетҗановна.
- Мәктәптә укыган елларда әнием пневмония белән авырып ярты ел дәваланды. Шул вакытта мин шәфкать туташы булам дип үз-үземә сүз бирдем. Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы, аны сакларга кирәк, - ди өлкән шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары 8 нче балалар бакчасы