Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Үз эшенә тугрылыклы

Мин туганнарым арасында прокуратура хезмәткәрләре юк дип уйлый идем. 2012 елның маенда ТР прокуроры Кафил Әмиров республика ведомствоара иншалар бәйгесендә миннән: " Коростелёва фамилиясе Менделеевск районы прокуратурасы белән ничек бәйле?" дип сорагач, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Һәр кеше нәрсә дип җавап бирергә белмәгән, әмма җавап бирергә тиеш булган...

Мин туганнарым арасында прокуратура хезмәткәрләре юк дип уйлый идем. 2012 елның маенда ТР прокуроры Кафил Әмиров республика ведомствоара иншалар бәйгесендә миннән: " Коростелёва фамилиясе Менделеевск районы прокуратурасы белән ничек бәйле?" дип сорагач, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем.
Һәр кеше нәрсә дип җавап бирергә белмәгән, әмма җавап бирергә тиеш булган хәлдә каладыр. Өйгә кайткач, әтидән сорадым һәм Владимир Коростелёвның минем өч туган абый булуы, аның берничә ел безнең районда прокурор булып эшләве турында белдем. Шул көнне үк абый турында күбрәк белергә кирәк дип, үз алдыма максат куйдым. Әнә шулай берничә дистә еллар прокурор вазифасын башкарган кеше портреты туды.
Танышу
Минем әти полициядә хезмәтен башлаганда, абый Менделеевск районы прокуроры була. Озак уйлап тормыйча, мин язмам героеның әнисе - Алабугада яшәүче Таисия Фёдоровна белән сөйләшергә кирәк дигән фикергә килдем.
Владимир Ивановичның әти-әнисе йортында мине җылы каршы алдылар, бертуганының кызын күрүгә шатландылар. Чынлап әйтим, очрашуга җыенганда, прокурорны фильм һәм китаплардагы образ буенча күз алдына китердем. Схема бик гади: прокурор - "начар", адвокат - "яхшы" һәм "нейтраль" - гадел судья. Ләкин бик нык ялгышканмын. Минем абый кечкенәдән җаваплы, акыллы, изге күңелле кеше, һәрвакыт якыннарына һәм туганнарына ярдәмгә килергә әзер була. Бала чактан В.Коростелёвның йөрәгендә гаделлек, намуслылык, зыян күргәннәрне якларга омтылу һәм гаеплеләрне җәзага тарту төшенчәләре урын ала. Мәктәптә аңа гуманитар фәннәр ошый, тарихны ярата. Ул вакытта Алабуга институтына филологик факультетка укырга керергә җыена, сынау бирергә килгәч, ручкасын өйдә онытып калдыруы исенә төшә. Берсе дә каләм, ручка биреп тормый. Бу вузга керү өчен көндәшлек булгандыр, күрәсең. Владимир әтисе янына эшкә барырга карар кыла.
Һөнәр сайлауда этәргеч
Минем абый тормышындагы икенче мөһим этап Россиянең Хәрби көчләрендә хезмәт итү. Аның часте Саратов шәһәреннән ерак түгел урнашкан була. Нәкъ менә шунда ул "чын тормыш мәктәбен уза". Таисия Фёдоровна сөйләвенчә, улы гомере буе хезмәт иткән часте командирына рәхмәтле. Нәкъ менә ул Владимирга армиядән соң Саратов институтының юридик факультетына керергә киңәш итә. Гражданлык бурычын намус белән үтәп, Владимир Иванович Саратов прокуратурасында тикшерүче булып эшли башлый. Аннан соң карьера баскычыннан өскә күтәрелә: Менделеевск районы прокуроры вазифасына билгеләнү, соңрак Лениногорск, Казан, Уфа, Ульяновск һәм, ниһаять - Мәскәү, анда Генераль прокурор урынбасары булып хезмәт куя.
Гаделлек сагында
Бу кеше Менделеевск районында җинаятьчелек белән көрәштә күренекле эз калдыра. Биредә әле хәзер дә озын буйлы, төз гәүдәле, аксыл чәчле, җаваплы, җитди прокурорны хәтерлиләр. Бергә иңгә-иң куеп эшләгән кешеләр аны гадел җитәкче, шаян сүзләрне дә тиешле урында куланучы, дөрес карар кабул итүче буларак искә алалар.
- Прокурор булыр өчен, - дип сөйли Менделеевск районы прокуроры урынбасары Гүзәл Хәбибуллина, - аналитик фикер йөртә белергә, принципиаль, яхшы хәтерле һәм игътибарлы булырга кирәк. Владимир Иванович Коростелёв белеме һәм тәҗрибәсеннән тыш, төпле фикерле, уй-кичерешләрен, хисләрен тыеп тора ала иде, намусына беркайчан да тап төшермәде. Күзәтү һәм гаепләү өчен аеруча намуслы булу зарур. Прокурорның иң мөһим сыйфаты, минемчә, кешелеклелек. Ә бу сыйфатлар Коростелёвта җитәрлек. Шуның өчен, хөкем карарын чыгарганчы, прокурор йөз мәртәбә теге яки бу якны үлчәп карый иде.
Ышанычлы тыл белән
Таисия Фёдоровна белән очрашканчы, мин Владимир Ивановичны әле дә Мәскәү прокуратурасында эшли дип уйлый идем, 2013 елның 1 мартыннан ул отставкага киткән булып чыкты. Шул ук елның августыннан Мәскәү өлкәсенең Россия Юстиция министрлыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнгән.
Һөнәри уңыш һәм хезмәт баскычлары буйлап күтәрелү аңа ничек бирелә соң? Таисия Фёдоровна билгеләвенчә, ир-ат уңышының 90 проценты хатын-кыздан тора. Нина Владимировна тормыш иптәшенең уңышларына чын күңелдән шатлана белә. Ул шәхси карьерасыннан өстен итеп гаилә учагын саклауны һәм кызлары Екатеринаны тәрбияләүне куя. Шуның өчен Нина Владимировнага Владимир Ивановичның уңышлары өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Коростелев