Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яз гөлләренә тиң

Халыкара хатын-кызлар көненә авылларда бәйрәм концертлары, ял кичәләре гөрләп узды. Камай клубы директоры Сәрия Зиннурова, сәнгать җитәкчесе Лариса Япаева гүзәл затларга онытылмас очрашу бүләк иттеләр. Авыл ханымнары, әбиләр өчен балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре иң отышлы номерларын тәкъдим иттеләр. Соңгы вакытта сәхнә бизәгенә әверелгән "Камай сандугачы" ансамбле...

Халыкара хатын-кызлар көненә авылларда бәйрәм концертлары, ял кичәләре гөрләп узды.
Камай клубы директоры Сәрия Зиннурова, сәнгать җитәкчесе Лариса Япаева гүзәл затларга онытылмас очрашу бүләк иттеләр. Авыл ханымнары, әбиләр өчен балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре иң отышлы номерларын тәкъдим иттеләр. Соңгы вакытта сәхнә бизәгенә әверелгән "Камай сандугачы" ансамбле халык һәм авторлык әсәрләрен яңгыратты. Флорида Әхмәдиева, Илшат Бәйрәмов башкарган җырлар да тамашачы күңелен яулады. Китапханә мөдире Гөлфидә Галимуллина, алып баручы буларак, бәйрәм геройларына шигырь тәлгәшләре, иң җылы котлау сүзләре җиткерде. Җырларны шигырьләр, биюләр алыштырды. Бәйрәм очрашуы һәркемне матур тәэсирләргә баетты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар