Мәдәният
Клубта тормыш кайный
Тойма авылы клубында бер чара икенчесен алыштырып тора.
Мәдәният учреҗдениесе төрле яшьтәге тоймалыларның очрашу, аралашу урынына әверелде. Моның өчен клуб директоры Мәрфугә Сираева, китапханәче Фирдәвия Ямалетдинова күп көч куялар. Шушы көннәрдә Мәүлид бәйрәме, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, ислам динен ныгытуда тырышлыгы турында сөйләделәр. Мәймүнә Галиәхмәтова җыелганнарны Коръән-Кәримнән аятьләр укып...
Тойма авылы клубында бер чара икенчесен алыштырып тора.
Мәдәният учреҗдениесе төрле яшьтәге тоймалыларның очрашу, аралашу урынына әверелде. Моның өчен клуб директоры Мәрфугә Сираева, китапханәче Фирдәвия Ямалетдинова күп көч куялар. Шушы көннәрдә Мәүлид бәйрәме, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, ислам динен ныгытуда тырышлыгы турында сөйләделәр. Мәймүнә Галиәхмәтова җыелганнарны Коръән-Кәримнән аятьләр укып сөендерде. Очрашу авыл хатын-кызлары әзерләгән табын артында дәвам итте. Озакламый мәдәният хезмәткәрләре тоймалыларны мөнәҗәтләр башкару кичәсенә җыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев