Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларга – китаплар

Татар китапханәсе киштәләре балалар өчен иҗат ителгән китаплар белән тулыланды. Кечкенәләр өчен яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып язылган әсәрләр исемлеге үзенә җәлеп итә. "Нәниләр тел өйрәнә" китабы рус, татар, инглиз телендә рәсемле сөйләүлек буларак әзерләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә тел нечкәлекләренә төшенергә булышачак. Ф.Хак Шәйхиның уен формасында, шигырьләр аша хәрефләр, саннар һәм төсләр...

Татар китапханәсе киштәләре балалар өчен иҗат ителгән китаплар белән тулыланды.
Кечкенәләр өчен яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып язылган әсәрләр исемлеге үзенә җәлеп итә. "Нәниләр тел өйрәнә" китабы рус, татар, инглиз телендә рәсемле сөйләүлек буларак әзерләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә тел нечкәлекләренә төшенергә булышачак. Ф.Хак Шәйхиның уен формасында, шигырьләр аша хәрефләр, саннар һәм төсләр өйрәнергә ярдәм иүче китабы, Р.Миңнуллинның "Мөгезборын белән Озынборын", Р.Миңнегалимовның "Өч үрдәк", Ф.Мөслимованың "Бүләк" китаплары игътибарга ия.
Урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен Г.Гыйльмановның әкият, табышмак шигырьләр тупланган җыентыгы, Н.Каштановның "Бөркеткә сәлам әйтегез", Л.Гыймадиеваның "Ике әни һәм бер математика" дигән әсәрләре балаларны күңелле, маҗаралы әдәбият иленә чакыра. "Балачак энциклопедиясе" К.Насыйри, Г.Тукай, хәзерге заман язучылар турында мәгълүмат, аларның әсәрләре белән баетылган.
Китап дөньясын сөючеләр монда күңелләренә якын авторларны да әдәби әсәрләрне дә таба ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар