Мәгариф
Успенскийга – 75
Билгеле балалар язучысы Эдуард Успенскийга 75 яшь тулу уңаеннан китапханә хезмәткәрләре чара уздырды.
Китап сөючеләр авторның биографиясе, иҗат юлы белән таныштылар. "Спокойной ночи, малыши", "АБВГДейка", "Радионяня" һ.б. теле- һәм радиотапшырулар әзерләүче, Россиядә һәм башка күп илләрдә әсәрләре яратып укылучы язучы һәм шагыйрь турында Ирина Марготнова сөйләде. Успенскийның тапшыруларын карау һәм...
Билгеле балалар язучысы Эдуард Успенскийга 75 яшь тулу уңаеннан китапханә хезмәткәрләре чара уздырды.
Китап сөючеләр авторның биографиясе, иҗат юлы белән таныштылар. "Спокойной ночи, малыши", "АБВГДейка", "Радионяня" һ.б. теле- һәм радиотапшырулар әзерләүче, Россиядә һәм башка күп илләрдә әсәрләре яратып укылучы язучы һәм шагыйрь турында Ирина Марготнова сөйләде. Успенскийның тапшыруларын карау һәм тыңлау җыелганнарда кызыксыну уятты. Китап геройлары малайларның һәм кызларның әдәби белемен викторина аша тикшерде. Шигырьләрне сәнгатьле сөйләү, мультфильмнар, музыкаль клиплар карау, лото уенында катнашу һәркемдә уңай тәэсирләр калдырды. Актив укучылар грамоталар белән билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев