Игътибар, диверсантлар!
2012 елның 20-27 июлендә Казанда террорчылыкка каршы өйрәнүләр узачак.
Хокук тәртибен саклау органнары Татарстан башкаласына килеп, Универсиада комплексларына, транспорт объектларына (аэропорт, вокзал һ.б.), кинотеатрларга һәм башка кеше күпләп җыела торган урыннарга үтеп керергә тырышучы "диверсантлар"ны ачыкларга һәм тоткарларга тиеш.
Өйрәнүләрдә катнашучы диверсантлар 20-40 яшьләрдәге ир-атлар, алар кешеләргә шәхси фатирда яшәп...