Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Кечкенә авыллар бәйрәме

Илкә һәм Ык Тамагы авыллары өчен бәйрәм оештырылды. Ул авылдашлар, туганнар очрашуына әверелде. Җыелганнарны җирлек башлыгы Валентина Мамакова һәм депутат Виктор Логинов сәламләделәр һәм бәйрәмгә килүчеләргә күңелле яллар, онытылмас тәэсирләр теләделәр. Алып баручылар Тәслимә Әхкыямова, Галина Богданова авыллар тарихын барлап, хезмәт сөючән халкы турында сөйләделәр. Чыгышлар "Юность" район мәдәният йорты...

Илкә һәм Ык Тамагы авыллары өчен бәйрәм оештырылды. Ул авылдашлар, туганнар очрашуына әверелде.
Җыелганнарны җирлек башлыгы Валентина Мамакова һәм депутат Виктор Логинов сәламләделәр һәм бәйрәмгә килүчеләргә күңелле яллар, онытылмас тәэсирләр теләделәр. Алып баручылар Тәслимә Әхкыямова, Галина Богданова авыллар тарихын барлап, хезмәт сөючән халкы турында сөйләделәр.
Чыгышлар "Юность" район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр Елена Дунаева, Руслан Рабаданов, Григорий Галкин, Галина Богданова, Вячеслав Бәйрәмгулов, "Бигәш" һәм "Былина" ансамбльләре концерт номерлары, уеннар белән бизәлде. Казаннан килгән яшь җырчы Руслан Кираметдиновның чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Район автоклуб мөдире Е.Дунаева белдерүенчә, мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Кечкенђ авыллар бђйрђме