Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Универсиада уты кабынды

Париж-Сорбон (Париж IV) университетында XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада утын кабызу тантанасы булды. Бу чарада Халыкара студентлар спорты (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Татарстанның беренче Президенты - ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, Франция студентлар спорт федерациясе җитәкчесе Жозе Савуа, "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган...

Париж-Сорбон (Париж IV) университетында XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада утын кабызу тантанасы булды.
Бу чарада Халыкара студентлар спорты (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Татарстанның беренче Президенты - ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, Франция студентлар спорт федерациясе җитәкчесе Жозе Савуа, "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Владимир Леонов катнашты.
Универсиада утын Сорбоннаның 5 студенты - Европа (Франция), Азия (Кытай), Америка (Мексика), Африка (Мисыр) һәм Австралия вәкилләре кабызды. Алар Универсиада утын кабызу вакытында Җир шарында яшәүче барлык халыкларның бердәмлеген гәүдәләндереп зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл 5 факелны берләштерделәр. Жубер Бартелеми уртак уттан Универсиада факелын кабызды. Аннары факел чират буенча Клод-Луи Галльенга, Минтимер Шәймиевка, Жозе Савуага, Олег Матыцинга һәм Владимир Леоновка тапшырылды.
Казан Универсиадасы утын кабызу урыны очраклы гына сайланмаган, 1923 елда нәкъ Парижда тарихта беренче тапкыр Халыкара студентлар спорт уеннары узган.
2013 ел Универсиадасы уты эстафетасы халыкара студентлар спорты тарихында абсолют рекорд куячак. 2013 факел йөртүче 362 көндә дөньяның 54 шәһәрендә 50 эре студентлар үзәгендә булачак һәм 150 меңнән артык км юл узачак.
Россия башкаласы Мәскәү Универсиада утын 2012 елның декабрендә каршы алачак. Ул вакытка кадәр ут дөньяның 5 өлешендә булачак. Ул М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына сакларга тапшырылачак һәм 2013 елда Россиядә эстафета старт алганчы торачак.
Россиядә эстафета юлы 30 мең км тәшкил итәчәк. Факел йөртүчеләр көнчыгыштан көнбатышка таба хәрәкәт итеп, Россияның 27 эре студентлар үзәкләрендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Универсиада уты кабынды