"Табын күрке – чәй"
Татар китапханәсе мөдире Гөлназ Хафизова шундый исемле чарага өлкән ханымнарны чакырды.
Кунаклар ул көнне иң яратып кулланган эчемлегебез - чәй, аның Россиягә килү тарихы, төрләре, пешерү серләре турында сөйләштеләр. Апалар да бик теләп чәй табыны әзерләү, үз иткән сортлары, чәй ризыклары рецептлары белән бүлештеләр. Эчемлек турында мәкальләр, шигырьләр дә яңгырады,...