Юбилярларга котлаулар белән
1 июль көнне Камай авылы ветераны Миннафа Гатиятуллина 90 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.
Зур бәйрәм табыны артында юбилярның күпсанлы туганнары, дуслары, күршеләре җыелды.
Хөрмәтле ветеранны сәламләп, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын укыды: "Сезнең буын, кискен сынаулар аша үтеп, җиңде, илебезнең бәйсезлеген, иреген...