Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлыларны ниләр борчый?

Газета укучыларның сорауларына район башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын үтәүче Равил Хисаметдинов җавап бирә. - Район территориясен чистарту, төзекләндерү һәм тәртиптә тоту 2011 елның 27 апреленнән Советның 46 нчы карары белән расланган "Менделеевск муниципаль район территориясен җыештыру, чистарту, тиешле тәртиптә тотуны оештыру, тышкы төзекләндерү кагыйдәләре" буенча оештырыла. ◙ ◙ ◙ Татьяна...

Газета укучыларның сорауларына район башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын үтәүче Равил Хисаметдинов җавап бирә.
- Район территориясен чистарту, төзекләндерү һәм тәртиптә тоту 2011 елның 27 апреленнән Советның 46 нчы карары белән расланган "Менделеевск муниципаль район территориясен җыештыру, чистарту, тиешле тәртиптә тотуны оештыру, тышкы төзекләндерү кагыйдәләре" буенча оештырыла.
◙ ◙ ◙
Татьяна Никитина һәм Фәридә Габдуллинаның кәҗәләрне урамда йөртү буенча мөрәҗәгатенә җавап:
- Кагыйдәләрнең 7.3.3 пункты нигезендә йорт кәҗәләре өй яны территориясендә ябык урында яки хуҗасы каравы астында көтүдә йөрергә тиеш. Өй хайваннары һәм кошлары китергән зыян өчен Россия Федерациясенең гамәлдәге законында билгеләнгән тәртиптә хуҗалары җаваплылык тота. 8 нче бүлек нигезендә гражданнар, физик һәм юридик затлар кагыйдәне бозган өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Кагыйдә бозучыга административ җәза чараларын куллану, аны гамәлдәге закон нигезендә матди зыян өчен җаваплылыктан азат итми.
Бу мәсьәләгә салкын караучы йорт хайваннары хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту өчен терлекләр хуҗалары турында мәгълүмат белән беркетмә төзү һәм аннан административ комиссиядә тикшерү өчен 2-18-44 телефоны аша шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Зыян күрүчеләр матди зыянны каплау мәсьәләсе белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
◙ ◙ ◙
Ушковлар урамы, 8 нче йортта яшәүче Садыкованың төзекләндерү турындагы мөрәҗәгатенә җавап:
- Сәүдә объектлары янындагы 25 метр радиуслы территория өчен җаваплылык аның хуҗасына беркетелә. Җаваплы шәхесләр вәкиллекле орган белән килешенгән проект нигезендә халык күпләп йөри торган урыннарны төзекләндерү, беркетелгән территорияне чүп-чардан, пычрак, кар, бозлардан арындыру буенча эшне оештырырга тиеш. Кибет яны территориясен тәртиптә тотмаган өчен хуҗасы административ җаваплылыкка тартыла. Матди зыянга компенсация алу өчен Садыйкова судка мөрәҗәгать итә ала
◙ ◙ ◙
В.Гыйләҗетдинова мөрәжәгатенә җавап.
- Ике контурлы котелларга техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзү өчен Алабуганың региональ үзәгенә мөрәҗәгать итү кирәк, бердәй диспетчерлык службасының бушлай телефоны 89179000900, Казандагы кайнар линия телефоны (8-843) 236-16-34.
◙ ◙ ◙
Базар территориясен төзекләндерү турында Л.Фәйрушина мөрәҗәгатенә җавап.
- Базар яны һәм 25 метр радиуслы территория өчен объект хуҗасы җаваплы. Бакчачылык ширкәтләренә төшә торган Чоловский урамындагы 1 һәм 3 нче йортлар каршында өмә үткәрелде. Киләчәктә төзелә торган йортлар казаныннан казып алынган җир анда китереләчәк.
◙ ◙ ◙
"Дружба" бакчачылык ширкәтендә юлны ремонтлау турында В.Галкин мөрәҗәгатенә җавап.
- Җирле бюджетта акча булмау сәбәпле, муниципаль юлларны ремонтлау программасын финанслау республика хисабына башкарыла, ә ул акча җитәрлек түгел. Хәрәкәт көчлерәк булган урыннарда юллар беренче чиратта тиешле тәртипкә китерелә, вакытлыча файдаланыла торган юлларны, хәрәкәт азрак булган урыннарны нормага китерү чиратка куела.
◙ ◙ ◙
Исәнмесез хөрмәтле редакция! Сәйтәк авылында 10 июньнән бирле су юк. Узган көздә суүткәргеч торба сафтан чыккан иде. Шул вакыттан урам буйлап су агып утырды. 10 июньдә чокыр казыдылар, ләкин су барыбер ага. Беркем дә бу мәсьәләне хәл итәргә теләми. Балаларны урамга чыгарырга куркабыз. Чокырга төшү куркынычы зур. Гозеребезне аңларсыз дип уйлыйм.
Авыл халкы исеменнән Татьяна Васильева
◙ ◙ ◙
Химиклар урамындагы 5 нче йорт - шәһәрдә иң зурларының берсе. Ишегалдында балалар күп. Ишегалды зур, ә мәйданчыгы җиһазланмаган. Таучыклар ватылган, атынгычлар янына барырга куркыныч, дөрес, бер машина ком китереп аудардылар. Бик кызганыч карап торырга. "Спецстрой" кебек махсус төзелеш оешмасы өчен бу хурлык, дип саныйбыз. Предприятие җитәкчелегенә берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, хәзер инде барсак та туры китерә алмыйбыз. Җәй- каникул чоры, балалар ишегалдында, безнең күз алдында уйнарга тиеш, әмма мөмкинлек юк. Бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итсәгез иде.
Галина Овечкина, күршеләре исеменнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары укучыгазета