Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәткә лаек

Һәр елны июньнең соңгы шимбәсе көнне Россиядә уйлап табучы-рационализаторлар көне билгеләп үтелә. Л.Карпов исемендәге химия заводының ГОБ цехы слесарь-ремонтчысы Рамил Шиһабетдинов бу көнне шулай ук котлаулар кабул итә. Рамил Равилевичның өч дистә елдан артык гомере шул предприятие белән бәйле. Түбән Кама шәһәренең 46 нчы һөнәр училищесын тәмамлап, армия хезмәтеннән соң,...

Һәр елны июньнең соңгы шимбәсе көнне Россиядә уйлап табучы-рационализаторлар көне билгеләп үтелә. Л.Карпов исемендәге химия заводының ГОБ цехы слесарь-ремонтчысы Рамил Шиһабетдинов бу көнне шулай ук котлаулар кабул итә.
Рамил Равилевичның өч дистә елдан артык гомере шул предприятие белән бәйле. Түбән Кама шәһәренең 46 нчы һөнәр училищесын тәмамлап, армия хезмәтеннән соң, 1977 елда ул монда эшкә килә.
- Барысы да көндезге бригададан башланды, - дип искә ала ул. - Дежур слесарь булып эшләдем, мәктәп һәм училищеда токарь, эретеп ябыштыручы буларак алган күнекмәләрнең кирәге чыкты. Өлкән коллегаларым Валерий Милюков, Виталий Поздеев һ.б.ларның эш тәҗрибәсен өйрәндем. Вакыт сизелми дә үткән, дүрт ел инде пенсиядә, әле дә эшлим, хәзер үзем яшьләрне өйрәтәм.
Җиһазлар сафтан чыкканда аларны көйләү һәм ремонтлау өчен җаваплылык слесарь-ремонтчы җилкәсенә төшә. Шулвакыт өлгерлек, уйлап табу сәләтенең кирәге чыга. Ә аның рационализаторлык тәкъдимнәре җитәрлек. Аларның санын һәм икътисади отышлыгын ул санамаган. Рамил Шиһабетдинов хезмәт ветераны һәм 2011 ел нәтиҗәләре нигезендә һөнәре буенча иң яхшы дип табылды. Яхшы хезмәткәр генә түгел, үрнәк гаилә башлыгы да ул. Хатыны Галина Николаевна белән 30 ел бергә яшиләр. Ул да шул ук цехта аппаратчы булып эшләгән. Шиһабетдиновлар иң якын, кадерле кешеләре - кызлары Ләйсән һәм беренче сыйныфны яхшы билгеләренә тәмамлаган оныклары Ранельдән башка тормышларын күз алдына китермиләр.
Рамил Равилевич мәктәп елларыннан фотография белән шөгыльләнә, шунлыктан өендә берничә фотоаппарат һәм принтердан торган мини-лабораториясе бар. Гаилә бәйрәме һәм тантаналарның күңелле мизгелләрен фотога төшереп алу белән мавыга ул.
Венера Әмирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары синећ кешелђрећ, менделеевск

2
X